Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
Бәла-каза

Татарстанда карантин игълан ителде: Әгерҗе районына куркыныч яный

Авыруның эпизоотик учаклары бар

Татарстанда 29 декабрьдән дуңгызларда Африка чумасы буенча карантин игълан ителде. Исегезгә төшерәбез, бу авыруның икенче очрагы Зәй районында билгеле булды.

Баграж һәм Карамалы аучылык хуҗалыкларында авыруның эпизоотик учаклары бар. Африка чумасы ачыкланырга мөмкин булган икенче зонага 23 район керә – Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Актаныш, Әлмәт, Бөгелмә, Алабуга, Зәй, Кукмара, Лениногорск, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Балык Бистәсе, Саба, Сарман, Тукай, Чиремшән, Чистай.

Әлеге территорияләрдә дуңгызларны, аларның итен сату тыела. Авыл хуҗалыгы ярминкәләре һәм күргәзмәләр уздыру, дуңгызларны иректә йөртү һәм дуңгызларны алып чыгу тыела.

Карантин махсус күрсәтмә нигезендә генә гамәлдән чыгарылачак.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев