Урамда банк картасы табып товар алган пенсионерга 6 ел төрмә яный
Бәла-каза

Урамда банк картасы табып товар алган пенсионерга 6 ел төрмә яный

Аңа карата җинаять эше кузгатылган

Бөгелмә полициясе 58 яшьлек хатын-кызны кулга алган. Ул урамда банк картасы табып, шуңа кибеттән товар алган булган. Хәзер аңа карата «Урлау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Аңа 6 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.

Хокук сакчыларына банк картасы югалуы турында 39 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать итә. Ул картасы югалуын акча салдыру турындагы хәбәр килеп ирешкәннән соң гына белгән. Зыян 2500 сум тәшкил иткән. Картаны тапкан пенсионер хатын кулга алынганчы карта белән берничә тапкыр кибеттә товар алып өлгергән булган.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев