Урманда адашкан хатыннарны этләр белән эзләгәннәр
Бәла-каза

Урманда адашкан хатыннарны этләр белән эзләгәннәр

Үлән җыярга дип чыкканнар

Бөгелмә районында янгын сүндерүчеләр һәм этләр белән урманда адашкан хатын-кызларны эзләгәннәр. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

37-38 яшьлек хатын-кыз Ключевский авыл җирлегеннән ерак булмаган урманга машинада килгәннәр. Алар машинаны юл читендә калдырганнар һәм үлән җыярга дип урман эченә кереп киткәннәр.

Көндезге сәгать икедә алар адашканнарын аңлап алалар, һәм ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм номеры буенча 112 ярдәм сорап шалтыратканнар.

Хатын-кызларны 64 нче янгын сүндерү бүлеге, этләр белән полиция хезмәткәрләре, авыл җирлеге башлыгы, 7 нче номерлы ЗПСО коткаручылары һәм урманчылар эзләгән.

Шалтыратудан соң сәгать ярым узгач янгын сүндерүчеләр хатны-кызларны тапкан. Баксаң, алар урманда үз автомобиленнән биш чакрым ераклыкта гына адашып йөргәннәр.

Чыганак

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев