Яңа Бәзәкәдән абунәчебез махсус бүләк отты
Бүген «Татмедиа» АҖ үткән елгы язылу кампаниясенең иң актив катнашучылары арасында кыйммәтле бүләкләр уйнатты. Бүләкләр арасында 15 юрган, өч цифрлы фотоаппарат һәм 32 сантиметр диагональле телевизор бар иде. Бүләк уйнатуда иң актив 237 абунәче катнашты. Бу юлы Татарстанның 45 районы, Свердловск өлкәсе һәм Башкортстан Республикасында яшәүче иң актив укучылар үз...
Бүген «Татмедиа» АҖ үткән елгы язылу кампаниясенең иң актив катнашучылары арасында кыйммәтле бүләкләр уйнатты. Бүләкләр арасында 15 юрган, өч цифрлы фотоаппарат һәм 32 сантиметр диагональле телевизор бар иде. Бүләк уйнатуда иң актив 237 абунәче катнашты.
Бу юлы Татарстанның 45 районы, Свердловск өлкәсе һәм Башкортстан Республикасында яшәүче иң актив укучылар үз бәхетләрен сынады. Бүләкләр уйнатуда беренче тапкыр Кырым Республикасында яшәүче абунәчеләр дә катнашты. Проектта катнашу өчен, «Татмедиа» тарафыннан нәшер ителә торган ким дигәндә өч басмага язылырга кирәк иде.
"Татмедиа" ның бүләкләренә быел безнең районнан 10 абунәче дәгъва кылган иде. Алар арасыннан нибары берсенә - Яңа Бәзәкәдән Гөлназ Вәлиевага гына бәхет елмайды. Аңа, иң актив абунәче буларак, махсус бүләк тапшырылачак. Гөлназны ихлас котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев