Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Югалту

Әгерҗе районы авыл хуҗалыгы тармагы ветераны Рәшит Абдуллин вафат

Аңа 73 яшь иде

Бүген гомере буе Әгерҗе районы авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куйган Рәшит Миңнебай улы Абдуллинның озакка сузылган каты авырудан соң йөрәге туктады. 

Ул 1950 елның 14 сентябрендә Мамадыш районы Уразбахты авылында туа. 1972 елдан башлап 2002 елга кадәр Тирсәдә “Сельхозтехника“ берләшмәсендә эшли: башта инженер-технолог була, аннан директор урынбасары вазифасын башкара. Берләшмәнең генераль директоры дәрәҗәсенә күтәрелә. 

Ә 2002 елдан Рәшит Абдуллин Әгерҗе районы авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе булып эшли. Соңгыннан “Ак Барс–Әгерҗе“ агрофирмасында җитәкче киңәшчесе вазифасын да башкара.   

Эшләгән дәвердә Рәшит Миңнебай улы ТРның атказанган транспорт хезмәткәре исеменә, “Фидакарь хезмәт өчен“ һәм башка бик күп медальләргә, күкрәк билгеләренә лаек булган. 

ххх

Әгерҗе район Советы һәм башкарма комитеты Рәшит Миңнебай улы Абудллин вафат булу сәбәпле, аның җәмәгате – мәгариф ветераны Дилә ханымның, киленнәре Ландышның, оныклары Айсылу һәм Нурисламның һәм барлык якыннарының тирән кайгыларын уртаклашалар. 

Мәрхүм белән хушлашу иртәгә – 26 январьда була. Иртәнге якта өйләреннән – Әгерҗе шәһәре, Энергетиклар урамыннан озатылып, җеназасы Тирсәдә узачак һәм Тирсә зиратында җирләнәчәк.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев