Җырчы һәм композитор Александр Градский вафат
Югалту

Җырчы һәм композитор Александр Градский вафат

Сентябрь аенда коронавирус белән авырган булган 

 Совет һәм Россия җырчысы, композитор Александр Градский 72 яшендә вафат булды.

«Пятый канал» хәбәр иткәнчә, Градский бүген төнге сәгать икедә хастаханәдә үлгән.

Элегрәк массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, җырчы инсультка шик белән хастаханәгә яткан. Сентябрь аенда Градский коронавирус белән авырган булган. 

Чыганак 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев