ЭКО – ул ясалма аталандыру
ЭКО ясату гөнаһмы? Бу сорауга җавапны Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин бирә.
«Җәмәгать, без ЭКОның нәрсә икәнен аңларга тиеш. ЭКО – ул ясалма аталандыру. Хатын һәм ир бала таба алмаса, алар медицина чараларына мөрәҗәгать итә – бу вакытта күкәй күзәнәкне ясалма аталандыру була», – ди хәзрәт.
Ул бу очракта үтәлергә тиешле шартны әйтә. «Кулланыла торган биоматериал бер-берсенә ир белән хатын булырга тиеш. Ягъни башка ир-ат биоматериалы яки башка хатын-кыз күкәй күзәнәге кулланылса, бу очракта – ярамый», – дип аңлата хәзрәт.
«Аларның никахы булса, Аллаһы Тәгалә табигый ысул белән балалар бирмәсә, бу очракта, икесенең дә материалы кулланылса – әйе, ЭКО ясатырга була», – ди ул.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев