584 райондашыбыз вафат булган
Район тормышы

584 райондашыбыз вафат булган

2021 елга йомгак ясадылар

Әгерҗе районы ЗАГС бүлегендә 2021 елга йомгак ясадылар. 

Узган ел Әгерҗе районында 208 сабый дөньяга килгән. Аларның 108е – малай, 100е – кыз. 52 гаиләдә – беренче, 76 гаиләдә – икенче, 50 гаиләдә – өченче, 30 гаиләдә дүртенче һәм аннан күбрәк сабый дөньяга килгән. Әгерҗедә яшәүче Айнур–Анастасия Әхмәтҗановлар гаиләсендә игезәкләр Раяз, Нияз туган. 
Иң яшь әнигә – 19, иң яшь әтигә 24 яшь. Иң өлкән әни – 42, иң өлкән әти 52 яшьтә. 

ЗАГС бүлегендә 111 парның никахы рәсмиләштерелгән. 150 пар аерылышкан. 

Узган ел 584 райондашыбыз мәңгелеккә күчкән. Вафат булучыларның 297се – ир-ат, 287се – хатын-кыз. 

Чагыштыру өчен: 2020 елда 234 сабый туган, 536 кеше вафат булган. 100 пар гаилә корган, 90 гаилә таркалган. 
 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев