Әгерҗе муниципаль районы Советының XL утырышы узачак
Көн тәртибе
1 октябрьдә 13.00 сәгатьтә район Советы һәм башкарма комитетының утырышлар залында Әгерҗе муниципаль районы Советының XL утырышы була.
Көн тәртибендә:
1. Әгерҗе муниципаль районы Девятерня авыл җирлегенең Комсомолка торак пунктын бетерү турында.
2. “ТР Әгерҗе муниципаль районы Иҗтимагый советы турында” Әгерҗе муниципаль районы Советының 2021 елның 29 июнендәге 10-1 санлы карарына үзгәрешләр кертү турында.
3. “ТР Әгерҗе муниципаль районы муниципаль берәмлеге милкендәге кече һәм урта эшкуарлык субъектлары арендалый торган күчемле һәм күчемсез мөлкәтне читләштерү турындагы нигезләмәне раслау хакында” Әгерҗе муниципаль районы Советының 2023 елның 21 мартындагы 27-4 санлы карарына үзгәрешләр кертү турында.
Утырышка район Советы депутатлары, оешмаучреждение җитәкчеләре, Иҗтимагый совет һәм яшьләр парламенты әгъзалары чакырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев