Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Әгерҗе районы башлыгы итеп Ленар Нургаянов билгеләнде

Татарстан Республикасының Әгерҗе районы башлыгы итеп Ленар Нургаянов билгеләнде

Бүген Әгерҗе район Советының чираттан тыш утырышы узды. Депутатлар бертавыштан муниципалитет башлыгы итеп моңа кадәр Әгерҗе районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын башкарган Ленар Нургаяновны сайлады.

Ленар Фәрит улы үз чыгышында Әгерҗе районын системалы рәвештә үстерергә җыенуын белдерде һәм күрсәтелгән ышаныч өчен ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерде.

«Беренче чиратта мин депутатлар корпусына, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургалиевичка рәхмәт белдерәсем килә», - диде Ленар Нургаянов.

Ул үз чыгышында республиканың Әгерҗедә “Коммуналь челтәрләрне модернизацияләү” федераль программасы буенча 100% тузган җылылык һәм кайнар су белән тәэмин итү челтәрләрен алыштыруда ярдәмен билгеләп үтте. Моннан тыш, Рәис йөкләмәсе буенча, җылылык хуҗалыгы системасында куратор итеп «Татэнерго» АҖ компаниясе билгеләнүен, аның җитәкчесе - районның мактаулы гражданины Рәүзил Хаҗиев ярдәмендә котельныйларны ремонтлау буенча 84 миллион сумлык ярдәм күрсәтелүен ассызыклады.

"Беркайчан да шәһәрнең инженерлык системасына мондый масштаблы кертемнәр булмады. Бары тик бергә, көчләрне берләштереп, куелган максатка ирешә алачакбыз», - диде җитәкче.

Чарага Казаннан Татарстан администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Илнур Гарипов һәм Украинадагы махсус хәрби операция барышында хәрби бурычларны үтәүче ТР Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев килгән иде.

Ленар Нургаянов - Әгерҗе районында туып үскән. Ижау авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлаган. Әгерҗе районында эшкә кадәр Алабуга районы башкарма комитеты белән җитәкчелек итте. Нургаянов авыл хуҗалыгында эшләү буенча зур тәҗрибә туплаган, Әгерҗе районының эре аграр предприятиеләрен - «Агрофирма-Әгерҗе» ҖЧҖен һәм «Нәүрүз» ҖЧҖен («Ак Барс» ХК компанияләре) җитәкләгән. Бик күп бүләкләргә: шул исәптән Татарстан Президентының, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының һәм Әгерҗе районы башлыгының Мактау грамоталары да лаек.
 
Фото: ТР Әгерҗе районы матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев