Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Әгерҗе Сабан Туенда халык рәхәтләнеп күңел ачты

Мәйданда олысы-кечесенә рәхәтләнеп күңел ачу, бәйрәм итәр өчен бар мөмкинлекләр тудырылган иде

Әгерҗедә уза торган район Сабан туен оештыручылар, аны һәр елны матур төсмерләргә баетып, үзенчәлеклерәк итәргә тырышалар. Быел да әлеге үзгәлек мәйданга якынлашканда ук сизелде.

Мәйданда олысы-кечесенә рәхәтләнеп күңел ачу, бәйрәм итәр өчен бар мөмкинлекләр тудырылган иде. Өлкәннәр төп мәйданда Сабан туеның төп бәйгеләре булган көянтәгә су тутырылган чиләкләр асып йөгерү, капчыкта сикерү, гер күтәрү, баганага менү, ыстанда капчык белән сугышу кебек ярышларда катнашсалар, балалар көнозын кече сәхнәдә осталыкларын күрсәттеләр. Бәйрәмдә олысы-кечесенә киң мәйдан бирелде.

Әнә, Кече Пурга районыннан 70 яшьлек Рәмзия Сибгатуллина да, Тирсәдән 66 яшьлек Рәйфә Гыйләҗиева да ярышлардан читтә калмадылар. Рәйфә апа Тирсә командасы белән хәтта аркан да тартты һәм алар өченче урынга лаек булдылар. 

Бәйрәмне тамаша кылучылар печән өемнәре, ат арбасы, кое, бал кортлары янында фотога төшеп тә рәхәтләнделәр. Иж-Бубый егете, радио, ТНВ каналында эшләүче якташыбыз Булат Бәйрәмов һәм аның җырчы җәмәгате Ләйсән Гыймаева, популяр җырчылар Гүзәлия һәм Артур Минһаҗев, йөзләгән районыбыз үзешчәннәре дәртле чыгышлары белән бәйрәмгә ямь өстәделәр. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев