Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Әгерҗедә консультация үзәге эшли башлады

Ата-аналарга психологик ярдәм

Яңа ел башыннан Әгерҗенең 6нчы балалар бакчасында әти­әниләр өчен “Без бергә” дип аталган консультация үзәге эшли башлады. Ул аларга нинди сорауларга җавап табарга ярдәм итә? Ярдәм ничек күрсәтелә?

Шушы һәм башка сорауларга җавап алу өчен бакча мөдире Лениза БАТЫРОВАга мөрәҗәгать иттек.

– Лениза Рафисовна, әтиәниләр өчен мондый үзәк булдыру идеясе каян барлыкка килде?

– Беренчедән, Әгерҗедә әти-әниләргә (баланың законлы вәкилләренә) төрле яклап ярдәм күрсәтүгә тәгаенләнгән мондый үзәкнең булганы юк иде. Төрле яклап дигәнем – психологик-педагогик, методик һәм консультатив ярдәм. Ә әти-әниләрне борчыган сораулар бик күп. Болар – баланың үз-үзен тотышындагы кыенлыклар, баланы мәктәпкә әзерләү, әти-әни һәм бала арасындагы мөнәсәбәтләр, сөйләм үсеше дәрәҗәсе, физик тәрбия бирүдәге проблемалар һәм башкалар. Безнең максат – аларга шушы һәм башка проблемаларны чишүдә квалификацияле ярдәм күрсәтү. Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы уздырган бәйгедә катнашып грант отуыбыз әлеге ярдәмне күрсәтүдә беренче адым булды.

– Квалификацияле ярдәм дигәннән, үзәктә нинди белгечләр эшли?

– Мәктәп һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен психологлар, логопедлар, дефектологлар, социаль педагог һәм башкалар. Җыеп кына әйткәндә, югарыда телгә алган һәм башка сораулар буенча җавап бирердәй белгечләрнең барысы да тупланган. Үзәктә унике белгеч, администратор һәм җитәкче исәпләнә. Белгечләр арасында шәһәр мәктәпләреннән килеп эшләүчеләр дә, хәтта күрше Кече Пургадан килүчеләр дә бар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев