Әгерҗедә җылылык челтәрләрен яңарту эшләре тәмамланды
Коммуналь хуҗалык
Исегезгә төшерәбез: районга яңа җитәкче килү белән ягып җылытуга кагылышлы мәсьәлә катгый контрольгә алынды. Иң беренче эш итеп котельняларны тикшерү уздырылды. Килеп туган хәл белән бәйле рәвештә җылылык челтәрләренә хезмәт күрсәтүне “Төзелеш идарәсе” предприятиесенә тапшыру турында карар кабул ителде. Әлеге эш “Татэнерго” оешмасының тәҗрибәле белгечләре җитәкчелегендә алып барылды.
Коммуналь инфраструктураны яңартуга тәгаенләнгән федераль программа кысаларында ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән районга 265 миллион сум акча бүленде.
– Әлеге акчаларга 18,2 чакрым озынлыктагы җылылык челтәрләре һәм кайнар су белән тәэмин итү системасы тулысынча алыштырылды, – дип хәбәр итә район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Рөстәм Латыйпов. – Болар – Чапаев, Чайковский, Ометов урамнарындагы котельнялардан китүче өч зур участок. Яңартып эшләнгән участоклардан җылылык һәм кайнар су бирү эше штат режимында башкарыла.
Дөрес, диспетчерлык хезмәтенә шалтыратулар булып тора: кайдадыр системада һава калган, кайдадыр задвижка ачылып бетмәгән һәм башкалар. Мондый кимчелекләр хезмәт күрсәтүче оешма тарафыннан оператив төстә юкка чыгарыла. Сүз уңаеннан, әлеге оешма тәүлек әйләнәсе эшли.
Котельняларга килгәндә, районга “Татэнерго” предприятиесе тарафыннан 84 миллион сумлык ярдәм күрсәтелгән. Әлеге акчаларга Чапаев урамындагы котельняда капиталь ремонт эшләре башкарылып, җиһазлар алыштырылган. Биредә ике яңа казан, суны химик яктан әзерләү (химвоподготовка) системасы урнаштырылган. Җылылык алышу системасы модернизацияләнгән. Яңа системалар ярдәмендә казаннарның ышанычлы эшчәнлеге тәэмин ителгән.
Шул ук акчаларга тагын 8 яңа казан сатып алынган. Шуларның 5се Ометов, 3се Чайковский урамындагы котельняларга куелган. Район үзәк хастаханәсе котельнясына да резерв казан урнаштырылган.
– Төзелеш министрлыгы ярдәме белән авариядәге запастан районга тагын 7 казан бирелде. Шуның бишесе авылларга куелды: Пеләмеш балалар бакчасы-башлангыч мәктәбенә, Көчек мәктәбенә, Бима, Девятерня, Яңавыл Мәдәният йортларына. 1нче һәм 4нче балалар бакчалары котельняларындагы казаннар да яңартылды. Әлеге ярдәм белән күпкатлы йортлар эчендәге ягып җылыту һәм кайнар су белән тәэмин итү системаларын бәйләү өчен махсус корыч торбалар сатып алынды, – дип сөйли Рөстәм Марат улы.
Җитәкче әйтүенчә, тагын бер мөһим юнәлештә зур эш башкарылган. Фәннүр Шакиров җитәкчелегендәге “Төзелеш идарәсе” предприятиесе һәм “Татэнерго” ярдәме белән кыска срокларда Ростехнадхор тарафыннан күрсәтелгән барлык кимчелекләр юкка чыгарылып, әзерлек актлары төзелгән.
10 октябрьдә район җитәкчелеге ягып җылыту сезонына әзерлек буенча паспортны Казанда тәкъдим итәргә ниятли.
Сораулар килеп туган очракта 24141 телефоны буенча диспетчерлык хезмәтенә шалтыратыгыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев