Әгерҗедә җылылык, шатлык һәм якты тәэсирләр фестивале узды
Район тормышы

Әгерҗедә җылылык, шатлык һәм якты тәэсирләр фестивале узды

Ул «Безнең ишегалды» республика программасына йомгак ясауга багышланган иде

Әгерҗе Үзәк паркында чын мәгънәсендә игелекле бәйрәм - дус-тату күршеләр фестивале узды. Ул «Безнең ишегалды» республика программасына йомгак ясауга багышланган иде. 

Бәйрәм кысаларында мәйданда район китапханәсе, мәгариф учреждениеләре, яшьләр сәясәте, балалар иҗаты йорты, территориаль иҗтимагый үзидарә күргәзмәләре оештырылды. Күңелле хис-кичерешләр, матур елмаюлар һәм теләкләр фестивальнең төп коралларына әверелде. 

Бәйрәм иҗат коллективларының якты чыгышлары белән тәмамланды. Концерт программасы «Татарстанда җәй» проекты кысаларында узды.

 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев