Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Аюлар Ямурзада да, Шаршадыда да бар

Райондагы аучылык җәмгыяте хезмәткәрләре яз айларында аюларны Тат.Чилчә, Саклау, Ямурза, Алмалы авылларында очратуларын әйтсәләр, Мордывый тирәсендәге урманнарда, Әгерҗедәге “Жикья“ бакчачылык ширкәтендә дә аю эзләре күрүчеләр булган

Күптән түгел интернет челтәрләрендә Шаршады авылы тирәсендәге урманда өч баласы белән аю йөри дигән мәгълүмат барлыкка килде. Очраклы кешеләр шундагы бер аю баласының агачка үрмәләвен видеога да төшереп куйганнар иде. Узган атнада Иж елгасы буенда да балаларын иярткән аюны күргәннәр. Әлеге видео да яшен тизлегендә таралды. 

Бу мәгълүматларның дөресме-юкмы икәнлеген белү өчен без “Кичке Таң“ заказнигы директоры Руслан МӘННАПОВ белән элемтәгә кердек.

–    Безнең күзәтүләр буенча заказник территориясендә ике аю яши. Фаразлаулар буенча берсенең – ике, икенчесенең өч баласы бар, – ди ул. 
Бер урман патшасы Кырынды һәм Шаршады авыллары арасындагы урында хуҗа. Борынгы заманнарда әлеге урынны аю төбәге дип тә йөрткәннәр. Чөнки биредә аюлар булган. 

Райондагы аучылык җәмгыяте хезмәткәрләре яз айларында аюларны Тат.Чилчә, Саклау, Ямурза, Алмалы авылларында очратуларын әйтсәләр, Мордывый тирәсендәге урманнарда, Әгерҗедәге “Жикья“ бакчачылык ширкәтендә дә аю эзләре күрүчеләр булган. 

–   Ике атналап элек үзем дә Яңавыл борылышыннан уң якта аю йөргәнен күрдем, – ди хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм аеруча саклана торган табигать территорияләре өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге буенча район бүлеге начальнигы Эдуард ХУҖАХМӘТОВ. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев