Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

“Алмалы” савыктыру лагеренда иҗади смена эшли

Лагерь – ул ял да, актив яшәү рәвеше дә

Сезнең “Алмалы” балаларны савыктыру лагереның “Вконтакте”дагы төркеменә кереп караганыгыз бармы? Керегез һәм шунда ук балачакка кайтасыгыз килеп китәр. Кызыклы чаралар, файдалы экскурсияләр, тәмле меню...  Лагерьда эшләүче команда балаларның йөзе шатлык белән балкысын өчен барысын да эшләргә тырыша.

Исегезгә төшерәбез, “Алмалы” лагере – “Ровесник” яшүсмерләр клубы балансында. Балаларның биредәге ялы өчен Ольга Афанасьева җитәкчелегендәге клуб педагоглары җаваплы. Әлеге энтузиастлар балалар белән эшләргә бөтен состав белән килгәннәр. Ике сменада да тәүлек әйләнәсе ял итүчеләр белән алар.

Моның белән бергә соңгы берничә ел дәвамында алар белән бер командада 1нче гимназиядән педагог-оештыручы Светлана Галләмова да эшли.
30 июньдә эшли башлаган смена “Иҗади микс” дип атала. 1-9 сыйныфтан 90 баланы төрле яшьләрдәге балалар тупланган өч отрядка бүлгәннәр.

– Бу, беренчедән, ярышырга этәргеч булсын һәм аларда һәрчак зурларның җиңмәве өчен кирәк. Икенчедән, төрле яшьтәге отрядта, гадәттә, зурлар кечкенәләрне шефлыкка алалар, ә алар зурлар артыннан тартыла. Ягъни һәр отряд – бер гаилә, – ди Ольга Юрьевна.

Тагын бер үзенчәлек – балалар отрядларга теләк буенча бүленәләр. Димәк, син дустың белән бер отрядка эләгә аласың.

Отрядларда тәрбиячеләргә зур балалар арасыннан билгеләнгән вожатыйлар ярдәм итә. Әйтик, 4нче мәктәп активисты Анжелика Садыйкованың бирегә бишенче тапкыр килүе инде.

– Лагерь – ул ял да, актив яшәү рәвеше дә. Мин үзем рәсем ясарга, җырларга яратам. Әйтик, кичә клип төшердек, – дип дулкынланып сөйли Анжелика.
Шундый иҗади балалар күбрәк булсын иде!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев