Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Алсинә Алиуллина: “Үз эшемне дә, миңа тапшырылган рольләрне дә бердәй тигез яратып башкарам”

Камиллеккә чикләр юк

Ул – төп һөнәре буенча пешекче. Кырынды башлангыч мәктәбе-балалар бакчасында эшли. Ә сәхнәгә чыкса, чын артистка әверелә. “Үз эшемне дә, миңа тапшырылган рольләрне дә бердәй тигез яратып башкарам”, – ди Алсинә АЛИУЛЛИНА.

Рольләр дигәннән, сәхнәләштерелгән күренешләрдә ниндиләрне генә башкарырга туры килми аңа: Шүрәле, Төлке, Куян, Робот, Солдат, Әби һәм башкалар.

“Мин аларның барысын да бердәй тигез яратам”, – ди. Алай гына да түгел, ул аларны бердәй оста итеп башкара да.

Кечкенәдән театрга, сәхнәдә уйнаучы артистларга мөкиббән Алсинә.

– Телевизордан спектакльләрне шундый яратып карый идем. Нәҗибә апа Ихсанованың уйнавын аеруча сокланып күзәткәнем – истә, – дип сөйли.

Иҗатка, сәхнәгә тартылуы нәселдән дә киләдер: әтиләре Рафис бик оста гармунчы була. Авылда бер генә мәдәни чара да аның катнашыннан башка узмый.

– Әтинең сеңлем Алинәне урындыкка бастырып җырлатканы – әле дә күз алдымда. Гомере генә кыска булды аның, 37 яшендә дөнья куйды, – дип дәвам итә. – Гомумән, безнең нәселдә гармунчылар бик күп.

Нәселдән дигәннән, Алсинәнең кызы Азалия дә сәхнәне үз итә. Ул биергә ярата. Авыл Мәдәният йорты каршында эшләүче бию түгәрәгенә йөри, мәдәни чараларда да актив катнаша.

Иҗат кешеләре белән кызыксынуы кечкенәдән булса да, сәхнәдә чыгыш ясый башлавына дистә еллап кына әле аның.

– Повар һөнәренә Чаллыда укыдым. Хезмәт юлымны пешекче буларак Ижауда балалар бакчасында башладым. Ә 2011 елда язмышым туган авылыма алып кайтты. Биредә Кырынды башлангыч мәктәбе-балалар бакчасына эшкә урнаштым. Озак еллар кече тәрбияче булып эшләдем. Моннан ике ел элек аш пешерүче вазифасын йөкләделәр, – дип дәвам итә. 

Авылга кайткан елны аны Мәдәният йортына концерт куярга чакыралар.

– Әниләр көненә хезмәттәшем Гөлнара Гыйльманова белән удмурт биюен башкардык. Менә шуннан китте инде. Аннан скетчлар куя башладык, – ди. – Беренче ролем – “Мунча ташы” миниатюрасыннан Әбине уйнаганым – һаман күз алдында. Үземне имтихан вакытында кебек хис иттем. Тамашачыларның җылы алкышлары яңа көч һәм дәрт өстәде.

Хәзер мәктәп-бакчада да, Мәдәният йортында да бер генә чара да аның катнашыннан башка узмый.

– Ул һәр рольнең “эченә кереп” уйный белә, – диләр авылдашлары һәм хезмәттәшләре аның турында.

– Рольләрдәге сүзләрне ятлау хәтерне яхшырта. Шуңа күрә мин күбрәк сүзле рольләрне аеруча яратам, – ди Алсинә үзе. – Сүзләрне ризык әзерләп плитә янында басып торганда да ятлыйм. Үзем ботка болгатам, ә күңелемнән шигырь сөйлим...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев