Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Авылның киләчәге – алар кулында

Авылларда булганда колхозлардан калган ярымҗимерек хәлгә килгән, тирә-ягын гына түгел, түбәсен дә алабута баскан ташландык фермаларны күреп, күңел сыкрый. Бигрәк тә шул фермаларда гөрләтеп эшләгән авыл апа-агайларының бу хәлләргә йөрәге әрни. Шөкер, соңгы елларда авылларның эшлекле, уңган ир-егетләре әлеге ташландык биналарны алып, төзекләндереп, гаилә фермалары оештыра башладылар. 38 генә хуҗалыклы...

Авылларда булганда колхозлардан калган ярымҗимерек хәлгә килгән, тирә-ягын гына түгел, түбәсен дә алабута баскан ташландык фермаларны күреп, күңел сыкрый. Бигрәк тә шул фермаларда гөрләтеп эшләгән авыл апа-агайларының бу хәлләргә йөрәге әрни. Шөкер, соңгы елларда авылларның эшлекле, уңган ир-егетләре әлеге ташландык биналарны алып, төзекләндереп, гаилә фермалары оештыра башладылар. 38 генә хуҗалыклы Гали авылында әнә шул зур эшкә алынган Флүр-Гөлчирә Фәрхушиннарның гаилә фермасын без дә күреп кайттык.
"Без колхоз бетте, эш юк дип бәхет эзләп калага китә торган кешеләр түгел инде. Яшәргә, балаларны аякка бастырырга кирәк бит. Дөрес, әлегә кадәр Кадыбашка барып, фермада эшләп йөрибез. Әмма Яңавыл янында мегаферма төзегәч, безгә эш бетәчәк диләр. Шуңа гаилә фермасы төзеп карарга булдык. Башкалар кулыннан килгән бу эшне без булдыра алмабызмыни... Хөкүмәт гаилә фермалары төзергә ярдәм итәм дип торганда файдаланып калырга кирәк дигән фикергә килдек", ди хуҗабикә Гөлчирә. "Әлбәттә, булдырасыз. Әнә ташландык бинаны курчак өе кебек итеп ясап куйдыгыз бит. Тирә-юнен дә тәртипкә китерсәгез, күпләргә үрнәк итеп күрсәтергә булачак сезнең гаилә фермасын", дип сүзгә кушылды Девәтернә авыл жирлеге башлыгы Фәнис Йосыпов.
...Бу урында моннан 15 еллар элек К. Маркс исемендәге колхозның терлекчелек фермасы булган. Колхоз таралгач, ферма да беткән. Ә хуҗасы булмаган бина тәкем ташландык хәлгә килгән. Әмма күз курка, кул эшли диләр бит. Фәрхушиннар да, коры стенасы гына калган авыл читендәге шушы бинаны алып, андагы пычракны чистартып, туган-тумача белән ремонтлап рәткә китергәннәр. Малларга су эчерергә дип кое да казыганнар. "Ремонтка шактый акча киткәндер?"дигән соравыма хуҗа "Мал асрап җыйган акча кереп китте, ремонтка кредит алмадык", диде. Әйе, моңа кадәр дә шәхси хуҗалыкларындагы абзарларында ун баштан ким терлек симерткәннәр алар. Төзекләндерелгән фермаларына терлек сатып алуда "Россельхозбанк"тан алган кредитлары ярдәм иткән. Бүген фермаларында 16 үгез, 5 сыерлары бар. "Җәен сыерларның һәрберсеннән егермешәр литр сөт саудык. Сөтне үгезләргә эчердек. Бик тиз үстеләр", ди Гөлчирә. Кышка җитәрлек терлек азыгы да әзерләгәннәр. Фуражны Удмуртиядән килосын өч сум белән сатып алганнар.
Фәхрушиннар гаилә фермасында әлегә икесе генә эшлиләр. Әгерҗедә 109нчы ПМСта эшләүче уллары Флүс белән быел Казан технология университетына укырга кергән Илсурлары ялга кайткан арада ярдәм итәләр итүен. "Печән әзерләүдә алар иң зур ярдәмчеләребез булдылар. Шөкер, малайлар бер эштән дә куркып тормыйлар. Кечкенәдән терлек карап үстеләр", ди гаилә башлыгы."Кадыбашка да йөреп эшлисез, үз фермагызда да икегез генә. Өстәвенә, ишегелдыгыздагы абзарда да маллар бар икән бит. Ничек җитешәсез?" дип сорамый кала алмадым. "Таң әтәчләре белән торып, төн уртасында гына йокларга ятарга күнеккән инде без. Шулай тырышмасаң, эш бармый ул. Шушы маллардан башка тормышыбызны күз алдына да китерә алмыйбыз", ди хуҗабикә. Гөлчирә ханым авылда яшәп тә бер мал да тотмаучыларга аптыравын да белдерде. "Терлек асраудан әллә нинди зур файда килмәсә дә, авылда эш урының булмаганда очын-очка ялгап барырга, балаларны укытырга җитеп бара. Бүген авылда үз-үзеңне кайтгыртмасаң, үзеңә шөгыль тапмасаң, эш юк дип хөкүмәтне сүгеп кенә яшәп булмый бит. Эштән курыкмаган кешегә авылда да менә дигән итеп яшәргә була", диде. Фәрхушиннар гаиләсе, күпләп терлек асрап, менә дигән итеп яшәүнең үрнәген күрсәтүчеләр инде. Алар - кечкенә авылны да яшәтүчеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев