30 октябрь 2012 яңалыклары
-
Ике тарифлы счетчик файдалы түгел
Акчаларын янга калдырабыз дип ике тарифлы электр счетчиклары куйган абонентлар оттырдылар, ахры. ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты мондый исәпләгеч приборлары булганнар өчен 1 ноябрьдән көндезге һәм төнге тариф бәяләрен арттыру турында карар кабул итте. Моңа кадәр алар көндез бер киловатт-сәгать өчен - 2,57, төнге сәгать 11дән иртәнге 7гә кадәр 1,29...
-
Болгарга барабызмы?
Районның тарих һәм мәдәни мирас музее Болгар җиренә сәяхәтләр оештыруын дәвам итә. Аның чираттагысы 15 ноябрьдә булачак. Изге җирләргә барырга теләгегегз булса, 22757 телефонына шалтыратыгыз.
-
Авылның киләчәге – алар кулында
Авылларда булганда колхозлардан калган ярымҗимерек хәлгә килгән, тирә-ягын гына түгел, түбәсен дә алабута баскан ташландык фермаларны күреп, күңел сыкрый. Бигрәк тә шул фермаларда гөрләтеп эшләгән авыл апа-агайларының бу хәлләргә йөрәге әрни. Шөкер, соңгы елларда авылларның эшлекле, уңган ир-егетләре әлеге ташландык биналарны алып, төзекләндереп, гаилә фермалары оештыра башладылар. 38 генә хуҗалыклы...
-
Белгечләр авылларга чыга
Пенсия фонды идарәсе белгечләре 16 ноябрьдә Салагышта (9-10.30 сәгатьтә), Күләгәштә (11-12сәг.), Азевода (13-15сәг.), Кадрәктә (15.30-16.30) гражданнарны кабул итәләр. Пенсия мәсьәләләре буенча сорауларыгыз булса, рәхим итегез. *** Пенсия фонды идарәсе 3, 4, 5, 6 ноябрь ял һәм бәйрәм көннәре булу сәбәпле клиент хезмәтенең халыкны кабул итмәвен хәбәр итә.
-
Каникулда – санаторийга
Социаль яклау идарәсе җан башына керемнәре 5000 сумнан артмаган гаиләләрдәге балаларны Алабугадагы "Космос" (3-9 ноябрь, 14 ноябрьдән), Чаллыдагы "Радуга" (4 декабрьдән) санаторийларына сәламәтлекләрен ныгытырга җибәрә. Белешмәләр өчен тел. 21153, 25333.
-
Сәхнәдә – шаяннар һәм тапкырлар
Ул кичне район Мәдәният сараеның тамаша залында алма төшәр урын да юк иде. КВН ярымфинал уенында катнашучыларның сыйныфташлары, әти-әниләре, дуслары, танышлары - барысы да көч бирергә килгәннәр. Уенчылар да сыналганнар, КВНда берничә сезон уйнап шомарганнар инде алар. Быел Россия тимер юллары 175 еллык юбилеен билгеләп узды. КВНның темасы да "Минем...
-
Елата торган көн
Матур традиция буенча һәр елны Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көнендә Сания Рәхмәтуллина җитәкчелегендә халыкны социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре репрессия корбаннары балаларының хәлләрен белешеп, аларга район җитәкчесенең күчтәнәчләрен тапшыралар. Быел да алар районыбыздагы 31 кешегә сөенечле мизгелләр бүләк иттеләр. Әгерҗедә Маяковский урамындагы 16нчы йортта яшәүче 82 яшьлек Мария МЕДВЕДЕВА Сания...
-
Сәләтлеләр бәйгесе
...Мин Фәрһад - татар егете, Район данын танытуда Әгерҗенең өмете. Татар теле һәм әдәбияты буенча Казанга Халыкара олимпиадага чакыру алгач, яшермим: гаҗәпләндем дә, шатландым да. Алда мине зур сынау көтә иде. Вакыт аз булуга карамастан, бәйгенең барлык төрләренә дә әзерләндем. Менә ул көн килеп тә җитте. Башкалада безне "Казан" кунакханәсенә...
-
Көч бирергә килегез!
3 ноябрьдә Әгерҗе стадионында Татарстан Чемпионаты кысаларында баручы футбол ярышларының соңгысы булачак. "Спутник-Әгерҗе" командасы Чаллының "КамАЗ"ы белән очрашачак. Башлана 14 сәгатьтә. Безнекеләргә көч бирергә килегез!
-
Булдырдылар
Казанда танылган чаңгычы, өч тапкыр Олимпия чемпионы, СССРның һәм Россиянең атказанган спорт мастеры, Россиядә чаңгы ярышлары Федерациясе җитәкчесе Елена Вяльбе катнашында узган елгы кышкы сезонга йомгак ясау утырышында спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Илшат Гайнетдинов та катнашты. 30 мең кеше халкы булган районнар арасында кышкы спорт төрләрендә яулаган уңышлар буенча...
-
Сынатмадылар
ТР беренчелегенә узган кул көрәшендә дә безнекеләр сынатмады. Спорт мәктәбеннән Миләүшә Гыймранова, Ләйсән Гобәева, Раил Кәрәмиев - I, Алинә Ахунова һәм Тирсәдән Әлмирә Хәбибуллина II урын алдылар. Гомуми очколар буенча кызлар командасы III урынга лаек булды. Алар Кубок, медальләр белән бүләкләнделәр.
-
Котлыйбыз!
Авыл хуҗалыгы министрлыгы призларына узган көрәш бәйгесендә Яңавылдан Рәдис Муллахмәтов, Исәнбайдан Рәдиф Мөэминов, Рузил Гобәйдуллин, 27нче училищедан Радик Муллахмәтов матур күрсәткечләргә ирештеләр. Хәзер Әгерҗе командасы турнир таблицасының 24нче баскычына күтәрелде.