Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьлек

Сәләтлеләр бәйгесе

...Мин Фәрһад - татар егете, Район данын танытуда Әгерҗенең өмете. Татар теле һәм әдәбияты буенча Казанга Халыкара олимпиадага чакыру алгач, яшермим: гаҗәпләндем дә, шатландым да. Алда мине зур сынау көтә иде. Вакыт аз булуга карамастан, бәйгенең барлык төрләренә дә әзерләндем. Менә ул көн килеп тә җитте. Башкалада безне "Казан" кунакханәсенә...

...Мин Фәрһад - татар егете,
Район данын танытуда
Әгерҗенең өмете.

Татар теле һәм әдәбияты буенча Казанга Халыкара олимпиадага чакыру алгач, яшермим: гаҗәпләндем дә, шатландым да.
Алда мине зур сынау көтә иде. Вакыт аз булуга карамастан, бәйгенең барлык төрләренә дә әзерләндем. Менә ул көн килеп тә җитте. Башкалада безне "Казан" кунакханәсенә урнаштырдылар. Мин Әзәрбайҗан һәм Казахстаннан килгән егетләр белән бер бүлмәдә яшәдем.
Олимпиада 4 көн дәвам итте. Килгән көнне үк без К.Тинчурин исмендәге театрда "Американ" спектаклен карадык. Икенче көнне төп сынаулар башланды. Татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиада эше башкардык, татар халкы һәм Татарстан тарихы буенча имтихан тоттык. Шул ук көнне "Минем кече Ватаным" темасына презентация узды һәм нәфис сүзгә осталыгыбызны күрсәттек. Мин халкыбыз язмышын сурәтләгән "Мин - татар егете" шигырен сөйләдем. Жюри әгъзаләренә шигырь бик ошады. Бу шигырьне иҗат иткән якташым Әлфирә апа Низамовага зур рәхмәт!
Өченче көнне олимпиадага килгән егет-кызларны Казан буйлап сәяхәт көтә иде. Якташыбыз Ирек абый Шәрипов җитәкләгән "Халыклар дуслыгы" йортында КВН уенында катнашып, үзебезне таныттык. Көннең икенче яртысында безне Казан артындагы Кырлай каршы алды. Анда Тукай музеенда булдык, Сабантуйда уздырыла торган уеннарда үзебезне сынадык, кырлайлылар гына пешерә торган үзенчәлекле ризыкларны авыз иттек.
Ә олимпиаданың соңгы көнендә танылган артистлар чыгышын карау, җиңүчеләрне бүләкләү мизгелләре бик күңелле узды.
Менә шулай, 9 ил, 13 регионнан килгән йөз татар баласы беренче тапкыр җыелып, туган телендә аралашты, дуслашты. Үзем аерым бүләкләргә лаек булмасам да, чит илләрдән килгән барлык яшьтәшләремнең айпатлар белән бүләкләнүләренә сөендем.
Казанда 4 көн сизелми дә үтеп китте. Олимпиадада барысы да югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Мин шундый зур чарада катнашуым белән чиксез бәхетле.
Халыкара бәйгегә баруга ярдәм иткән укытучыларым Фәния Рәшитова, Фәния Нуриева, Айгөл Хәмидуллина, Гөлназ Габбасова, Гөлсинә Гарифуллина, Регина Сундукова, авыл җирлеге башлыгы Илфат абый Рамазановка зур рәхмәт.
Фәрһад РӘСҮЛЕВ,
Кадыбаш урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев