Ике тарифлы счетчик файдалы түгел
Акчаларын янга калдырабыз дип ике тарифлы электр счетчиклары куйган абонентлар оттырдылар, ахры. ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты мондый исәпләгеч приборлары булганнар өчен 1 ноябрьдән көндезге һәм төнге тариф бәяләрен арттыру турында карар кабул итте. Моңа кадәр алар көндез бер киловатт-сәгать өчен - 2,57, төнге сәгать 11дән иртәнге 7гә кадәр 1,29...
Акчаларын янга калдырабыз дип ике тарифлы электр счетчиклары куйган абонентлар оттырдылар, ахры. ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты мондый исәпләгеч приборлары булганнар өчен 1 ноябрьдән көндезге һәм төнге тариф бәяләрен арттыру турында карар кабул итте.
Моңа кадәр алар көндез бер киловатт-сәгать өчен - 2,57, төнге сәгать 11дән иртәнге 7гә кадәр 1,29 сум түләгәннәр иде. Быел 1 июльдән бөтен төр коммуналь хезмәтләр өчен бәяләр артканда да ике тарифлы счетчиклары булганнар элекке бәя буенча түләделәр. Хәзер алар көндез кулланган өчен -2,81, төнлә 1,89 сум түләячәкләр.
Ике тарифлы счетчиклары булган авыл халкы өчен дә 1 ноябрьдән яңа бәяләр кертелде. Көндезге тариф - 1,97, төнгесе 1,32 сум.
Бер генә тарифлы счетчиклары булганнар өчен 1 ноябрьдән бәяләр шул килеш калды: 2,57сум.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев