Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Елата торган көн

Матур традиция буенча һәр елны Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көнендә Сания Рәхмәтуллина җитәкчелегендә халыкны социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре репрессия корбаннары балаларының хәлләрен белешеп, аларга район җитәкчесенең күчтәнәчләрен тапшыралар. Быел да алар районыбыздагы 31 кешегә сөенечле мизгелләр бүләк иттеләр. Әгерҗедә Маяковский урамындагы 16нчы йортта яшәүче 82 яшьлек Мария МЕДВЕДЕВА Сания...

Матур традиция буенча һәр елны Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көнендә Сания Рәхмәтуллина җитәкчелегендә халыкны социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре репрессия корбаннары балаларының хәлләрен белешеп, аларга район җитәкчесенең күчтәнәчләрен тапшыралар.
Быел да алар районыбыздагы 31 кешегә сөенечле мизгелләр бүләк иттеләр. Әгерҗедә Маяковский урамындагы 16нчы йортта яшәүче 82 яшьлек Мария МЕДВЕДЕВА Сания Хәсәновнаны сөенеп каршы алды. "Шушы көн җитә башласа, күңел сыкрый, күзгә яшь килә, елата торган көн бу. Новосибирск өлкәсендә яши идек. Мин - 10 яшьлек бала. Тагын 4 эне-сеңелләрем бар. Тимерче булып эшләгән әтиебезне 1941 елда, ни сәбәпледер, яла ягып каядыр алып киттеләр. Ул бары 7 елдан соң, Бөек Ватан сугышы тәмамлангач кына әйләнеп кайтты. Ул югында ничек көн күргәнбездер, белмим. Бик авыр булгандыр әнигә ялгызы 5 баланы үстерүләре...", - дигәндә Мария Кузьминичнаның күңеле тулды. Аннан соңгы гомере Кыргызстан белән бәйле әлеге ханымның. 30 елдан артык сыер савучы булып эшли, ә 2008 елда язмыш аны Әгерҗе белән бәйли.
"Гомер көзем балаларым белән бик рәхәттә уза. 3 балам, 13 оныгым, 4 оныкчыгым бар. Әнә, фатирымны Әгерҗедә яшәүче киявем һәм оныкларым заманча итеп ремонтладылар. Кызым Катя - олы таянычым. Алар янәшәсендә сөенеп-шатланып яшим. Менә сез алып килгән күчтәнәчләр белән чәй эчәрбез. Бик зур рәхмәт!", - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев