Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

Балалар сәнгать мәктәбендә чыгарылыш кичәсе узды

Балалар таныклык алдылар

11 сентябрь көнне Балалар сәнгать мәктәбендә чыгарылыш кичәсе узды.

26 яшь, иҗади, сәнгать белән мавыгучы балалар сәнгать мәктәбе укучылары белем алу турында беренче документ – сәнгать мәктәбен тәмамлау турында таныклык алдылар.

Балалар сәнгать мәктәбендә күпләр өчен көтеп алынган, үзенчәлекле, шатлыклы һәм бераз моңсу көн булды ул.

Кемдер мәктәптә биш, ә кемдер җиде ел шөгыльләнә.

Традиция буенча чыгарылыш сыйныф укучыларын сәнгать мәктәбе директоры Сайфуллина Ирина Валерьевна котлады.

Бәйрәм программасына сәнгать мәктәбе сәхнәсендә чыгыш ясаучы чыгарылыш сыйныф укучылары әзерләгән номерлар керде. Яраткан укытучылары адресына бик күп җылы сүзләр әйтелде, укучылар үз укытучыларына иң җылы һәм изге теләкләр язылган чәчәкләр тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев