Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Барысы да – әниләр өчен

Роберт Миңнуллинның балачакта ятлаган "Ашлар тәмле булсын өчен, көннәр якты булсын өчен... Әни кирәк, әни кирәк!" дигән шигырь юлларын кем генә белми икән... Яңа туган сабыйга да, чәченә чал кунган апа-абзыйларга да әни кирәк шул. Шигырьдәгечә, алар булганга гына ашлар тәмле, көннәр ямьле, эшләр уң, тормыш түгәрәк. Әни кирәк! Узган...

Роберт Миңнуллинның балачакта ятлаган "Ашлар тәмле булсын өчен, көннәр якты булсын өчен... Әни кирәк, әни кирәк!" дигән шигырь юлларын кем генә белми икән... Яңа туган сабыйга да, чәченә чал кунган апа-абзыйларга да әни кирәк шул. Шигырьдәгечә, алар булганга гына ашлар тәмле, көннәр ямьле, эшләр уң, тормыш түгәрәк.
Әни кирәк!
Узган якшәмбедә Россиядә Әниләр көне билгеләп үтелде. Бу көнне һәркем газиз кешеләрен бәйрәм белән котлады, изге теләкләрен җиткерде.
Район Мәдәният сараенда Әниләр көненә багышланган концертка килүчеләр мәктәптән тыш эшләр үзәге, сәнгать мәктәбендә, Мәдәният сараенда шөгыльләнүчеләр, районыбыз үзешчәннәре чыгышларын көчле алкышларга күмделәр. Һәр җыр-бию газизләребезгә бәйрәм бүләге булып яңгырады. Район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов әниләргә бәйрәм уңаеннан матур теләкләрен җиткерде. "Әни булган өйдә генә күпереп пешкән пәрәмәчләр, тәмле коймаклар була. Алар гына безне җылы оекбаш-бияләйләр бәйләп сөендерә. Әниләр генә безне яклый, саклый. Алар балалары өчен утка да, суга да керергә әзер. Газизләребез исән чакта кадерләрен белсәк иде", - диде ул.
Оста куллар
Бу көнне фойеда бик матур кул эшләре күргәзмәсе оештырылган иде. Әнә, балалар китапханәсенең "Элмәк арты элмәк" кул эшләре түгәрәгенә 20ләп хатын-кыз йөри. Алар арасында гаиләләре белән бәйли, тегә, чигә, сәйләннән бик күп әйберләр ясаган Коробейниковлар гаиләсе дә бар. Кул эшләре күз явын алырлык матур аларның. Хәтта фотосурәт куя торган кечкенә генә кысаның да почмакларына бик матур чәчәкләр төшергәннәр. Коробейниковларның эшләнмәләрен кызыксынып карадылар, кулларыннан гөлләр тама дип соклануларын белдерделәр. 5 сыйныф укучысы Олег Панков та кул эшләренә бик оста икән. Ул бәйләгән оекбаш-башмаклар, ясаган кәрзин, гөлләргә кызлар да кызыкты.
Күптән түгел Әгерҗедә танылган кул эшләре остасы Эльвира Вәлиева район Мәдәният сараенда пенсионерлар өчен "Куллар тынгылык белми" дигән түгәрәк ачты. Анда йөрергә теләүчеләр көннән-көн арта. Моңа кадәр дә бәйләү белән шөгыльләнгән Гүзәл Шәйхәйдәрова монда йөри башлагач тагын да активлашкан. "Без биредә кул эшләренә генә өйрәнеп калмыйбыз, бер-беребез белән рәхәтләнеп аралашабыз да", - диде ул. Роза Гыймазиева, Тамара Костенкова, Нәсимә Әбдрәшитова, Гүзәл Ваһапова, Лилия Сарксян һәм башкалар - барысы да әлеге түгәрәктә шөгыльләнеп, кулларын шактый шомартканнар.
Бәйрәмгә килүчеләрне мәктәптән тыш эшләр үзәгендә эшли башлаган "Икар", "АRT-Кристалл", "Яңа буын" мәктәп бизнесы эшләре дә кызыксындырды. Биредә 6-10 сыйныф укучылары шөгыльләнә. Визитка, календарь, блокнот, альбомнар ясыйлар алар. 2013 елда Казанда булачак Универсиадага багышлап чыгарылган "Юл күрсәткеч" тә читтән килүчеләргә бик зур ярдәмлек булачак. "Без заказга да әйберләр эшлибез. Балалар үзләре ясаган товарны тәкъдим итәргә дә өйрәнәләр. Әнә бит, Камил Сәгъдиевның теле телгә йокмый", - ди җитәкчеләре Людмила Белова.
Менә шундый осталар яши шәһәребездә. Күпләр әлеге эшләнмәләрне әниләренә бүләккә сатып та алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев