27 ноябрь 2012 яңалыклары
-
Яңа павильон ачыла
3 декабрьдә Әгерҗенең Гагарин урамындагы кече базар территориясендә сәүдә павильоны ачыла. Яңа павильон ял көннәрсез эшли.
-
Баш аучы килә
30 ноябрьдә Әгерҗегә Татарстан аучы-балыкчылар җәмгыяте рәисе И. Садыйков килә. Ул локомотив депосы бинасында кичке сәгать 6да Әгерҗе районы аучылары, балыкчылары җәмгыяте җыелышында катнаша. Җыелышта районның аучылык хуҗалыгын үстерү мәсьәләләре карала. Аучыларны җыелышка чакыралар. Үзегез белән аучы билетын алырга онытмагыз.
-
Инвалидлар декадасы
3 декабрь - Инвалидлар көне якынлаша. Районда бүген тумыштан һәм төрле сәбәпләр белән сәламәтлеген югалткан 2517 инвалид яши. 5 декабрьдә сәгать 10да район инвалидлар җәмгыяте район Мәдәният сараенда Инвалидлар көненә багышланган бәйрәм үткәрә. Тантанага керү чакыру билетлары буенча. Бу көннәрдә күршебездә, урамыбызда яшәүче, бер коллективта эшләүче язмыш тарафыннан кыерсытылган, сәламәтлеген...
-
Баш автоинспектор – Әгерҗедә
Татарстан Республикасы буенча ЮХИДИ идарәсе начальнигы, полиция полковнигы Рифкать Миңнеханов 28 ноябрьдә Әгерҗедә эчке эшләр хезмәткәрләре белән очрашты, гражданнарны кабул итеп, аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
-
Чын хезмәт кешеләре
"Мин бу гаилә турында фәкать үз көчләре белән тырышып-тырмашып көн күрүче чын хезмәт кешеләре дип горурланып әйтәм һәм башкаларга үрнәк итеп куям", - ди Иске Эсләк авыл җирлеге башлыгы Галимҗан Муллахмәтов, авылдашлары Йосыф-Асия КӘРИМОВЛАРны мактап. Язмыш бу гаиләне туган яклары - Әзәрбайжаннан аерып безнең төбәккә алып килсә дә, алар биредә...
-
Аңа җиде ятлар чит түгел
"Балигъ булмаганнарның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе" республика конкурсында катнашкан 57 җәмәгать тәрбиячесенең 22се финалга чыкты. Лауреатлар арасында Әгерҗенең 3нче мәктәбе тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, җәмәгать инспекторы Елена Шушакова да бар. Елена Николаевна "Балачакны яклау" номинациясендә өченче урынга лаек булды. Аның кебекләр турында ул тумыштан укытучы һөнәре өчен генә яратылган...
-
Барысы да – әниләр өчен
Роберт Миңнуллинның балачакта ятлаган "Ашлар тәмле булсын өчен, көннәр якты булсын өчен... Әни кирәк, әни кирәк!" дигән шигырь юлларын кем генә белми икән... Яңа туган сабыйга да, чәченә чал кунган апа-абзыйларга да әни кирәк шул. Шигырьдәгечә, алар булганга гына ашлар тәмле, көннәр ямьле, эшләр уң, тормыш түгәрәк. Әни кирәк! Узган...
-
Бозда – фигуралы шуу осталары
Шушы көннәрдә Әгерҗенең Боз сарае үзебезнекеләр белән бергә Казан, Чаллы, Алабуга шәһәрләреннән 30дан артык яшь фигуралы шуу осталарын кабул итте. Биредә балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе беренчелегенә ярышлар үтте. Ярышларга старт бирелгәнче, район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Макаров ерак араларны якын итеп Әгерҗе төбәгенә килгән малайлар-кызларны сәламләде, аларга соклануын белдерде, бәйгедә уңышлы...
-
Бар яктан сәләтле без, авыл яшьләре
"ТР аграр яшьләр берлеге"нең Әгерҗе бүлекчәсе Красный борда ике көн дәвамында "Әйдәп баручылар мәктәбе" уздырганда, бүлекчәнең гимнына әверелгән "Без - авыл яшьләре" җыры тынып тормады. Әлеге гимнның авторлары - районыбызның талантлы иҗат әһелләре Рушания Байтимерова һәм Гафият Нигъмәтуллин яшьләр белән очрашырга үзләре дә килгәннәр иде. "Мин җаным-тәнем белән туган авылым...