Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Аңа җиде ятлар чит түгел

"Балигъ булмаганнарның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе" республика конкурсында катнашкан 57 җәмәгать тәрбиячесенең 22се финалга чыкты. Лауреатлар арасында Әгерҗенең 3нче мәктәбе тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, җәмәгать инспекторы Елена Шушакова да бар. Елена Николаевна "Балачакны яклау" номинациясендә өченче урынга лаек булды. Аның кебекләр турында ул тумыштан укытучы һөнәре өчен генә яратылган...

"Балигъ булмаганнарның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе" республика конкурсында катнашкан 57 җәмәгать тәрбиячесенең 22се финалга чыкты. Лауреатлар арасында Әгерҗенең 3нче мәктәбе тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, җәмәгать инспекторы Елена Шушакова да бар. Елена Николаевна "Балачакны яклау" номинациясендә өченче урынга лаек булды.
Аның кебекләр турында ул тумыштан укытучы һөнәре өчен генә яратылган диләр. Моңа өстәп, Елена Николаевна мәктәп дип яна, мәктәп белән "авырый" һәм башкаларны да яндыра белә дияргә була. Аның өчен мәктәптәге җиде ят балаларның берсе дә чит түгел. Шулай булмаса, инде упкын читенә килеп җиткән "авыр"яшүсмерне тәрбиягә алыр идеме икән?..
"Ике улым да зурлар инде, алар өчен әллә ни борчылган юк. Хәзер бөтен тырышлыгым, йокысыз төннәрем, борчылуларым шушы яшүсмер өчен. Менә бер ел инде аны сазлыкка батудан йолып калу өчен көрәшәм. Мин генә түгел, ирем дә шушы "авыр" бала тормышы белән яши, миңа һәрчак ярдәм итә", ди Елена Николаевна.
...Бу малай гына түгел, аның гаиләсе дә катлаулы. Әтисе эчүчелектән айный алмый, ике баласын ташлап чыгып китә. Ата кешенең хыянәтен малай бик авыр кичерә. Үз эченә бикләнә, мәктәпкә йөрми башлый, урам тәрбиясе малайны көннән-көн үз сазлыгына тарта. Урлашулар , тәмәке тарту, бензин иснәп баш миен мингерәтүләр милициягә исәпкә кую белән төгәлләнә. Җиде елдан соң әтисенең гаиләгә кайтуы һәм әнисенең аны кабул итүен дә малай бик авыр кичерә, әтисен һич тә гафу итә алмый озак газап чигә ул. Яшүсмер гаиләдә беркемне тыңламый, аның белән уртак тел табу мең газап була.
Елена Николаевна малайны менә шундый хәлдә кабул итеп ала. "Иң элек эшне гаиләдән, бигрәк тә әтисеннән башладым. Көнсаен өйләренә барып сөйләшүләр алып бару, әтисенә эшкә урнашырга ярдәм итү, ашарларына булмаганда акча биреп тору, күчтәнәчләр илтү, һәр дәресен ныклы контрольгә алулар дисеңме... Малайның дәресләргә, Боз сараена хоккей секциясенә йөри башлавына, әтисе белән улының мәктәптәге чараларда катнашуына ирешкәнче Елена Николаевнага, кем әйтмешли, бер пот тоз ашарга туры килә. Дәрескә килмәсә, тәрбиячесе кичен такси алып малайның өенә китә. Кыскасы, тәрбиячесе аның бер генә адымын да күз уңыннан ычкындырмый. Яшүсмер әкренләп аның белән ачылып сөйләшә башлый. Елена Николаевна менә шушы кечкенә генә уңышларына да сөенеп туялмый бүген.
"Бу авыр баланың ачы язмышына битараф булмыйча, аның күңеленә ачкыч табып, сазлыкка батудан йолып кала алган Елена Николаевнага һәйкәл куяр идем. Җәмәгать тәрбиячесе булу - ул бит өстәмә эш, мәшәкать кенә аңа. Моннан тыш, тәрбия эшләре бенча директор урынбасары буларак, аның эше тавык та чүпләп бетермәстәй күп. Чит бала өчен әнә шулай җан атып йөрүенә таң калырсың, билләһи. Барлык җәмәгать тәрбиячеләре дә аның кебек булса, күпме яшүсмерләрне упкынга төшүдән коткарып калыр идек... ", ди балигъ булмаганнар эшләре инспекторы Светлана Хәйретдинова.
Рәмзия Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев