Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Безнекеләр - "Каурый каләм-2021" бәйгесендә җиңүче

Кызлар дипломга лаек булды

Бөтенрәсәй күләмендәге "Каурый каләм-2021" бәйгесендә Кәримова Талия "Публикация" номинациясендә - 2нче урын, Саттарова Алия "Фольклор" номинациясендә 2нче дәрәҗә дипломына лаек булдылар. Җитәкчеләре - татар теле һәм әдәбияты укытучысы Низамбиева Раушания Ринат кызы. Котлыйбыз! Алга таба да зур җиңүләр яуларга язсын!

Шулай ук шушы көннәрдә Яңа Авыл башлангыч мәктәбендә "Бөтендөнья хезмәтне саклау көне" дигән темага сыйныф сәгате узды. Сыйныф сәгате уен формасында оештырылды: балалар үзләре һөнәрне сайлап, аның кеше тормышында мөһимлелеге туранда рольгә кереп бер - берсенә аңлаттылар, шулай ук сак эш итмәгәндә, куркыныч якларын да ассызыклап үттеләр. Шулай ук кроссворд чишү барышында балаларның күптөрле һөнәрләр белән таныш булуы ачыкланды.

Бөтендөнья хезмәтне яклау көне якынлашу уңаеннан Тирсәдә 4 а сыйныфында сыйныф сәгате проблемалы ситуацияләрне чишүдән башланып китте. Укучылар хезмәт турында шигырьләр укыдылар. Бәйрәмнең килеп чыгу тарихын чагылдырган презентация карадылар. Һәр эшне башкарганда да куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәклегенә төшенделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев