Бүген – Белем көне
Хөрмәтле укытучылар, ата-аналар, кадерле укучылар! Сезне Белем бәйрәме белән ихластан котлыйбыз. Бу - шатлыклы да, дулкынландыргыч та көн. Ул һәр буын өчен кадерле, чөнки безнең барыбызның да тормыш юлы мәктәп еллары белән билгеләнә. Яраткан мәктәбе һәм беренче укытучысы һәркем күңелендә якты эз калдыра. Бүген укучылар өчен өр-яңа гыйлем һәм вакыйгалар...
Хөрмәтле укытучылар, ата-аналар, кадерле укучылар! Сезне Белем бәйрәме белән ихластан котлыйбыз.
Бу - шатлыклы да, дулкынландыргыч та көн. Ул һәр буын өчен кадерле, чөнки безнең барыбызның да тормыш юлы мәктәп еллары белән билгеләнә. Яраткан мәктәбе һәм беренче укытучысы һәркем күңелендә якты эз калдыра.
Бүген укучылар өчен өр-яңа гыйлем һәм вакыйгалар белән тулы яңа уку елы башлана. Ил, республика, районыбызның киләчәк язмышы сездән - бүгенге укучылардан тора. Шуңа күрә сезгә бар көчегезне биреп, һәр көнегезне тиешенчә файдаланып алга алып барырлык белем туплавыгыз мөһим.
Белем алу җиңел генә бирелмәсә дә, аның куанычлы һәм мавыктыргыч минутлары күп. Һәр көн сезгә яңа ачышлар, күркәм казанышлар, матур башлангычлар алып килсен.
Хыялларга барыр юлларыгыз ак булсын. Алда сезне кызыклы якты киләчәк көтсен! Хәерле сәгатьтә!
Район башлыгы Валерий МАКАРОВ.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей АВДЕЕВ.
Ххх
1 сентябрьдә шәһәрдә - 317, авылларда 141 бала тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев