1 сентябрь 2017 яңалыклары
-
Көчек мәктәбендә- Белем бәйрәме +фото
-
Иж-Бубый мәктәбендә - Белем бәйрәме + ФОТО
-
Көчек мәктәбе укучылары өчен – икеләтә бәйрәм
Бүген Әгерҗе районы Көчек авылы мәктәбе укучылары өчен - икеләтә бәйрәм. Биредә Белем көнендә республика программасы кысаларында төзелгән яңа спорт мәйданчыгы ачылды. - Бүгенге тантаналы бәйрәмне уздыру урыны итеп нәкъ менә шушы авылны сайлавыбыз очраклы гына түгел. Бу Татарстан Хөкүмәте ярдәменең республика шәһәрләре һәм авылларына бертигез күрсәтелүен раслый, - диде...
-
“Иман байлыгы – тиңсез хәзинә“, диләр Миннәхмәтовлар
"Һәр көнебезне Аллага шөкер дип башлыйбыз. Тормышыбыз җитеш, ил-көннәр тыныч, балаларыбыз үз ояларын кордылар, гомер көзенә парлашып керәбез", диләр Тирсәдә яшәүче Гүзәлия-Габдулла МИННӘХМӘТОВлар. Гүзәлия - Яңавыл кызы. Уңган, җитез, тырыш кыз Югары Барҗы авылына җиләк, гөмбә, карлыган, шомырт җыярга йөри. Аның шушы авылның уңган егете Габдулла белән танышлыгы да бу...
-
Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Корбан бәйрәме белән котлады
Барчабызга күңелләребезне һәрчак Аллаһка юнәлтеп, игелекле эшләребездән илаһи көч алып, рухи пакъләнеп яшәргә язсын, диелә мөрәҗәгатьтә. (Казан, 1 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Корбан бәйрәме уңаеннан республика мөселманнарына мөрәҗәгать белән чыкты. «Кадерле Татарстан мөселманнары! Хөрмәтле ватандашлар! Чын йөрәктән сезне изге Корбан бәйрәме уңаеннан тәбрик итәм. Бөтен дөньяда миллионлаган...
-
Бүген – Белем көне
Хөрмәтле укытучылар, ата-аналар, кадерле укучылар! Сезне Белем бәйрәме белән ихластан котлыйбыз. Бу - шатлыклы да, дулкынландыргыч та көн. Ул һәр буын өчен кадерле, чөнки безнең барыбызның да тормыш юлы мәктәп еллары белән билгеләнә. Яраткан мәктәбе һәм беренче укытучысы һәркем күңелендә якты эз калдыра. Бүген укучылар өчен өр-яңа гыйлем һәм вакыйгалар...
-
Бүген – Корбан бәйрәме
Район башлыгы Валерий Макаров район имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллинны һәм барлык мөселманнарны олуг бәйрәм - Корбан гаете белән котлый: - Бу юмартлык, шәфкатьлелек, пакьлек һәм игелек бәйрәмендә Аллаһы Тәгалә сезгә һәм гаиләләрегезгә бәрәкәт һәм мәрхәмәт салсын. Йортларыгызга иминлек һәм тынычлык иңсен. Чалган корбаннарыгыз кабул булып, аның әҗерен күрергә насыйп булсын!...