Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Бүген – Корбан бәйрәме

Район башлыгы Валерий Макаров район имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллинны һәм барлык мөселманнарны олуг бәйрәм - Корбан гаете белән котлый: - Бу юмартлык, шәфкатьлелек, пакьлек һәм игелек бәйрәмендә Аллаһы Тәгалә сезгә һәм гаиләләрегезгә бәрәкәт һәм мәрхәмәт салсын. Йортларыгызга иминлек һәм тынычлык иңсен. Чалган корбаннарыгыз кабул булып, аның әҗерен күрергә насыйп булсын!...

Район башлыгы Валерий Макаров район имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллинны һәм барлык мөселманнарны олуг бәйрәм - Корбан гаете белән котлый:

- Бу юмартлык, шәфкатьлелек, пакьлек һәм игелек бәйрәмендә Аллаһы Тәгалә сезгә һәм гаиләләрегезгә бәрәкәт һәм мәрхәмәт салсын. Йортларыгызга иминлек һәм тынычлык иңсен. Чалган корбаннарыгыз кабул булып, аның әҗерен күрергә насыйп булсын!

ххх

Хөрмәтле районыбыз мөселманнары һәм мөслимә кардәшләрем!

Бу көннәрдә җирнең бар почмакларыннан мөселман кардәшләребез изге Мәккә һәм Мәдинә җирләренә хаҗ гыйбадәтен башкару өчен җыелды. Быел миңа да шундый бәхет насыйп булды.

Төрле җирләрдән, төрле милләтләрдән булып, төрле телләрдә сөйләшәбез, тән төсләребез дә төрле. Шуңа да карамастан, барыбыз да ике өлештән торган ап-ак киемдә, барыбыз да бертөсле, Аллаһ каршында без бертигез. Берсе дә "мин - бай, мин - патша, мин - фәкыйрь, мин - авыру", дими. Барысы да бер дин, бер шәһадәт астында, бер Аллаһының ризалыгын өмет итәләр.

Газиз кардәшләрем, барчагызны да ихлас күңелдән иң олуг бәйрәмебез белән тәбрик итәм. Аллаһ Тәгалә ныклы иман, һидәят (туры юл), күңел тынычлыгы, гаиләләрегезгә татулык-тынычлык, тәннәрегезгә сихәтлек, саулык-сәламәтлек, ике дөнья бәхете насыйп итсен. Раббыбыз Әгерҗе шәһәре һәм районына, республикабызга, илебезгә иминлек, бәрәкәт бирсен. Имансызларга иман, намазсызларга намазга басарга ярдәм итсен. Корбанлыкларыбыздан кала, башка кан коюлардан сакласын. Амин!

Алмаз хәзрәт ГЫЙЗЗӘТУЛЛИН,

Әгерҗе районы имам-мөхтәсибе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев