Район тормышы

Бүген – Медицина хезмәткәрләре көне

Хөрмәтле медицина хезмәткәрләре, гомерләрен авырулар сәламәтлеген саклауга багышлаган ветераннарыбыз! Һөнәри бәйрәмегез белән сезне! Кеше өчен иң кыйммәтле байлык, хәзинә саналган тән саулыгын бернинди бәяләр белән дә үлчәп булмый. Сез хәлләре бик авыр булганнарга яшәү сулышы өрәсез, аларны аякка бастыру өчен тырышасыз. Түземлек, сабырлык, миһербанлылык кебек сыйфатларга да ия сез. Соңгы...

Хөрмәтле медицина хезмәткәрләре, гомерләрен авырулар сәламәтлеген саклауга багышлаган ветераннарыбыз! Һөнәри бәйрәмегез белән сезне!

Кеше өчен иң кыйммәтле байлык, хәзинә саналган тән саулыгын бернинди бәяләр белән дә үлчәп булмый. Сез хәлләре бик авыр булганнарга яшәү сулышы өрәсез, аларны аякка бастыру өчен тырышасыз. Түземлек, сабырлык, миһербанлылык кебек сыйфатларга да ия сез.

Соңгы елларда районыбыздагы медицина учреждениеләрендә хезмәт күрсәтү яхшыруына да сөенәбез. Модульле фельдшерлык-акушерлык пунктлары сафка баса, амбулатория, хастаханәләрдә капиталь төзекләндерү уздырыла, яңа җиһазлар кайтартыла. Сәламәтлек сагында торучы шәфкать ияләренең заман белән бергә атлауларын, авырлыкларны күмәк көч белән җиңүләрен, иң мөһиме, авырулар хәленә керә белүләрен һәм аларны савыктыру өчен шәхси вакытларын да кызганмый эшләүләрен телибез.

Үзегез дә сәламәт булыгыз, якыннарыгыз белән бәхетле яшәгез. Авырулардан рәхмәт ишетеп, уңышларга ирешеп эшләргә язсын сезгә.

Район башлыгы Валерий МАКАРОВ.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей АВДЕЕВ.

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев