Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Бүген тугызынчылар инглиз теленнән имтихан тапшыра

Бүген тугызынчылар өчен төп дәүләт имтиханнарын тапшыруга старт бирелде. Районыбызның 12 укучысы инглиз теленнән тәүге имтиханда сынала. 29 майдан унберенчеләр дә БДИ тапшыра башлыйлар. Имтиханнар 1 июльгә кадәр дәвам итә. Районда дәүләт сынауларын тапшыру пунктлары итеп 2нче һәм 3нче мәктәпләр билгеләнгән. Унберенчеләр БДИны 2нче мәктәптә генә бирәләр. Ә тугызынчылар төп...

Бүген тугызынчылар өчен төп дәүләт имтиханнарын тапшыруга старт бирелде. Районыбызның 12 укучысы инглиз теленнән тәүге имтиханда сынала. 29 майдан унберенчеләр дә БДИ тапшыра башлыйлар. Имтиханнар 1 июльгә кадәр дәвам итә.

Районда дәүләт сынауларын тапшыру пунктлары итеп 2нче һәм 3нче мәктәпләр билгеләнгән. Унберенчеләр БДИны 2нче мәктәптә генә бирәләр. Ә тугызынчылар төп дәүләт имтиханнарын ике мәктәптә тапшыралар. Сынау тапшыру кампаниясендә пункт җитәкчеләре, оештыручылар, техник, медицина, хокук саклау, элемтә хезмәткәрләре катнаша.

- Имтиханнар барышын төрле уку йортларыннан килгән җәмәгать күзәтүчеләре контрольдә тота. Аларда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы департаменты хезмәткәрләре дә катнаша, - ди район мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина.

Укучыларга имтиханга кергәндә паспорт, кара гельле ручка, су һәм шоколад алырга гына рөхсәт ителә. Алар металл детектор аша керәләр. Имтихан тапшыру вакытын он-лайн, оф-лайн рәвештә күзәтү өчен кабинетлар йөз процентка җиһазландырылган, һәр кабинетка камералар урнаштырылган.

- Бу - укучылар, укытучылар, әти-әниләр өчен бик җаваплы чор. Һәр укучыга сынауларны уңышлы тапшырып, өлгергәнлек аттестаты алырга язсын, - ди Вәсилә Сафиуллина.

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Белешмә:

Мәҗбүри имтиханнар түбәндәге көннәрдә уза:

Унберенчеләр 31 майда математиканың - база, 2 июньдә профиль өлешләрен, 9 июньдә рус теленнән БДИ тапшыралар.

Тугызынчылар 30 майда - рус теленнән, 6 июньдә математикадан сыналалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев