"Әби ярдәмчеләре" район конкурсы дәвам итә
Район тормышы

"Әби ярдәмчеләре" район конкурсы дәвам итә

Активрак катнашыгыз

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы редакциясе Халыкара өлкәннәр көненә багышланган "Әби ярдәмчеләре" район фото-конкурсына старт бирү турында игълан иткән иде.

Конкурста катнашу өчен фотографияләрегезне 2020 елның 29 октябренә кадәр https://vk.com/public199107963 төркеме стенасына урнаштырырга кирәк.

Үз фотоларыгызны бастырганда

- фотоның авторын

- фотосурәткә исем

- фотодагы геройларның исем-фамилиясен һәм яшәү урынын (шәһәр, авыл) күрсәтергә онытмагыз.

Бер катнашучы тарафыннан фотоконкурска тәкъдим ителгән эшләр саны 3 фотодан артып китә алмый.

Фотоконкурс нәтиҗәләре 30 октябрьдә https://vk.com/public199107963 төркемендә ясалачак.

Конкурста җиңүчеләрне истәлекле бүләкләр көтә! Без барлык катнашучыларга да зур уңышлар телибез!

*Конкурс уздыру сроклары - 2020 елның 1-29 октябре. Конкурс сроклары, призлар саны, аларны алу тәртибе турында тулырак мәгълүмат - “Әгерҗе хәбәрләре” газетасы редакциясендә. Конкурсны оештыручы - «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы - «Әгерҗе хәбәрләре» газетасы редакциясе. Белешмәләр өчен телефоннар - 8 (85551) 22861, 22962.

12+

Фото: https://pixabay.com/ru/photos/%D0%B2%D0%B0%D1%80%D0%BA%D0%B0-%D1%88%D0%B5%D1%84-%D0%BF%D0%BE%D0%B2%D0%B0%D1%80-%D0%BF%D1%80%D0%B5%D0%BF%D0%BE%D0%B4%D0%B0%D0%B2%D0%B0%D0%BD%D0%B8%D0%B5-13812/

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев