Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Биектаудан Красильниковлар Хөкүмәт ярдәме белән мини-ферма төзиләр

Биектаудан Владимир-Галина КРАСИЛЬНИКОВлар гаиләсен авылдашларыбыз тырышлыклары, уңганлыклары өчен хөрмәт итә. Моңа кадәр дә абзар тутырып мал-туар асраган гаилә, дәүләт ярдәменнән файдаланып, киләчәктә терлек санын тагын да арттырырга планлаштыра. АВЫЛДАШЫБЫЗ КИҢӘШЕ БЕЛӘН - Бу төр субсидия турында авылдашыбыздан, төгәлрәге, Владимир Мухачевтан ишетеп белдек. Без аңа сөт тапшырабыз. Сүз иярә сүз китеп,...

Биектаудан Владимир-Галина КРАСИЛЬНИКОВлар гаиләсен авылдашларыбыз тырышлыклары, уңганлыклары өчен хөрмәт итә. Моңа кадәр дә абзар тутырып мал-туар асраган гаилә, дәүләт ярдәменнән файдаланып, киләчәктә терлек санын тагын да арттырырга планлаштыра.

АВЫЛДАШЫБЫЗ КИҢӘШЕ БЕЛӘН

- Бу төр субсидия турында авылдашыбыздан, төгәлрәге, Владимир Мухачевтан ишетеп белдек. Без аңа сөт тапшырабыз. Сүз иярә сүз китеп, абзар төзү турында сөйләшә башладык та, ул мини-ферма төзүгә тәгаенләнгән субсидия барлыгын әйтеп, шушы ярдәмнән файдаланырга киңәш бирде. Әлеге программада катнашуның нечкәлекләре белән танышканнан соң, озак уйлап тормадык, биш сыерга исәпләнгән мини-ферма төзүгә документлар җыя башладык. Бу яклап район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләренең ярдәме зур булды, бик зур рәхмәт аларга, - ди Галина.

Документлар җыеп тапшырганнан соң дәүләт ярдәмен озак көтәргә туры килми бу гаиләгә. Ә субсидияне алгач, иң беренче чиратта, сыерлар санын арттыралар Красильниковлар. Бүген аларның абзарларында сөтлебикәләр саны бишкә җиткән.

- Сыерның файдасы бик зур. Сөт тапшырып, гаилә бюджетына байтак кына керем алабыз. Җәмәгатем агрофирмада эшли, ә анда хезмәт хакы бирүне бик еш тоткарлыйлар. Владимир исә сөт өчен исәп-хисапны вакытында ясап бара, - ди хуҗабикә.

Бүгенге көндә сөтнең литрын 20 сумнан тапшыра бу гаилә. Кышын бәя бераз булса да күтәрелер дип өметләнәләр.

Сыерлардан тыш, күп итеп яшь бозаулар, кош-корт та асрыйлар.

- Декрет ялында булгач, мал карауның төп авырлыгы миңа төшә. Әмма ирем Владимир да, улларыбыз да ярдәм итәргә һәрчак әзер, - ди Галина.

Сүз уңаеннан: бу дус-тату гаиләдә биш ул, бер кыз үсә. Казан уку йортлары студентлары Алексей белән Михаил, Тирсә мәктәбе укучысы Никита газета укучыларыбызга урып-җыю чорында эшләгән комбайнчы һәм комбайнчы ярдәмчесе буларак таныш. Әтиләре Владимир үрнәгендә уллары да быелгы катлаулы чорда икмәкне югалтуларсыз җыеп алу өчен зур тырышлык куйдылар. Кечерәкләре Саша белән Дима әлегә башлангыч сыйныфларда гына укыйлар.

- Алар да мал арасында кайнашырга ярата, - ди әниләре. Ә төпчекләре Машага әле ике яшь кенә. Бик тиздән ул да әниләренең уң кулына әйләнер.

- Балаларыбызны аякка бастыру өчен терлек асрамый мөмкин түгел. Киләчәктә баш санын тагын да арттырырга ниятлибез. Безнең кебек шәхси хуҗалыкларга ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән дәүләт программаларының булуы да сөендерә, - диләр Красильниковлар.

Ә без бу максатчан, тырыш авыл уңганнарының алга куйган максатларын тормышка ашыруларына икеләнмибез дә.

СУБСИДИЯНЕ АЛУ ШАРТЛАРЫ

Красильниковлар мисалында мини-ферма төзү өчен субсидия алу мөмкинлегеннән башка райондашларыбыз да файдалана ала. Мини-ферма төзү өчен субсидия күләме 8 сыерга исәпләнгән очракта иң күбе - 200 мең сум, 5 сыерга исәпләнгәндә 120 мең сум тәшкил итә. Субсидияне алу өчен түбәндәге шартларның үтәлүе зарур:

- мини-ферманы төзү эшләре 2017 елдан да иртәрәк башланмаган һәм субсидия алуга дәгъва кылганда кимендә 50 процент эше башкарылган булуы (әйтик, нигезе, диварлары, идәне төзелгән булу һ.б.лар);

- 8 сыерлык мини-ферма төзү өчен субсидиягә дәгъва кылучыларның 2017 елның 1 январена шәхси хуҗалыкларны исәпкә алу кенәгәсендә кимендә 3 баш, 5 сыерлык мини-ферма төзү өчен дәгъва кылучыларның кимендә 2 баш сыеры исәптә булу;

- субсидия шәхси хуҗалыкның банк счетына күчкәннән соң алты ай эчендә мини-ферманы төзеп бетереп файдалана башлау;

- ярты ел эчендә терлек санын тиешле башка, ягъни 8гә һәм 5кә җиткерү һәм баш санын биш ел дәвамында саклау һ.б.лар.

Субсидия бирүнең башка нечкәлекләре белән ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында (agro.tatarstan.ru) танышырга мөмкин. Шулай ук 22404 телефоны буенча район авыл хуҗалыгы идарәсенә шалтырата аласыз.

Ххх

Әгерҗе районында тугыз шәхси хуҗалык мини-ферма төзүгә тәгаенләнгән дәүләт субсидиясеннән файдаланган. Ә бу - әлеге программаның авыл кешесе өчен зур ярдәм булуына дәлил.

Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев