Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Бронза медаль – безнекеләрдә

"Без районыбызның яшь футболчылары призлы урын алачагына ышанган идек, өметебез акланды", - диде район башлыгы Фәрит Габбасов Әгерҗе стадионында ТР Чемпионаты кысаларында 2000-2001 елгы яшүсмерләр арасында узган "Күн туп" футбол уеннарының финал ярышларын йомгаклау тантанасында. Әлеге ярышлар өч көн дәвамында республиканың төрле район-шәһәрләреннән килгән 12 команда арасында бик киеренке барды....

"Без районыбызның яшь футболчылары призлы урын алачагына ышанган идек, өметебез акланды", - диде район башлыгы Фәрит Габбасов Әгерҗе стадионында ТР Чемпионаты кысаларында 2000-2001 елгы яшүсмерләр арасында узган "Күн туп" футбол уеннарының финал ярышларын йомгаклау тантанасында.
Әлеге ярышлар өч көн дәвамында республиканың төрле район-шәһәрләреннән килгән 12 команда арасында бик киеренке барды. Соңгы көнне призлы урыннарны бүлешүдә 4 команда көч сынашты: Бөгелмәнең "Орленок" һәм Әгерҗенең "ДООЦ" уенчылары - III-IV, Казанның "Зенит" һәм Түбән Каманың "Кама" футболчылары I-II урыннарга дәгъва кылдылар. Стадионның ике яртысында икешәр команда арасында барган ярыш кызганнан-кызды, тик исәп кенә үзгәрмәде: 0:0 булып кала бирде. Уен ахырына якынлашканда "ДООЦ" футболчылары көндәшләре капкасына бер туп керткәч кенә киеренкелек бераз йомшарды. Озак та үтмәде, яшь бөгелмәлеләр капкасына безнең яшь футболчылар тагын бер туп керттеләр. Шулай итеп, "Орленок" уенчылары - IV, ә безнең "ДООЦ" лаеклы төстә III урынга ия булды. Ә менә "Кама" һәм "Зенит" командалары арасындагы исәп ахырга кадәр үзгәрмәде. Уен язмышын пенальти хәл итте: күз ачып йомган арада Түбән Каманың яшь футболчылары Казан командасы капкасына тупны кертергә дә өлгерделәр һәм чемпион исеменә ия булдылар. Аларга ТР Чемпионаты Кубогын һәм медальләрне ТРның спорт хәзерлеге үзәге баш белгече Валерий Карпов тапшырды. Призлы урыннарга ия булган башка команда капитаннары да Диплом һәм медальләрне Валерий Геннадьевич кулыннан алдылар. Район хакимияте исеменнән иң яхшы уенчыларга бүләкләр дә тапшырылды. Менә алар, бүләкләрне Фәрит Габбасов кулыннан кабул итеп алган иң оста уенчылар: "Орленок" командасы капкачысы Илья Терентьев, "ДООЦ" ярымсакчысы Эмиль Хәкимов, "Зенит" һөҗүмчесе Камил Нусамиев һәм "Кама"дан бомбардир Егор Федусеев.
Әгерҗе малае Эмиль Хәкимовның команда уенчыларыннан ике яшькә кечерәк икәнлеген искә алсак, "афәрин!" диясе генә кала. "Без II урын алырга дигән максат белән уйнаган идек, көндәшләребез бераз көчлерәк булып чыкты", - диде яшь спортчы, бераз гына күңелсезләнеп. Тик мондый дәрәҗәдәге уеннарда Әгерҗе командасының беренче өчлеккә керүенә җанатарларга кушылып, без дә ихлас күңелдән сөенәбез. Ныклы максат булганда, киләчәктә җиңү дә ерак йөрмәс сездән, яшь спорт сөючеләребез. "Яшь футболчыларыбызның киләчәктә тагын да зуррак уңышлар яулаячагына ышанычыбыз зур", - диделәр малайларны ярышларга әзерләгән тренерлары Андрей Бушмелев һәм Илдар Идиятов та.
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев