18 июнь 2012 яңалыклары
-
Бронза медаль – безнекеләрдә
"Без районыбызның яшь футболчылары призлы урын алачагына ышанган идек, өметебез акланды", - диде район башлыгы Фәрит Габбасов Әгерҗе стадионында ТР Чемпионаты кысаларында 2000-2001 елгы яшүсмерләр арасында узган "Күн туп" футбол уеннарының финал ярышларын йомгаклау тантанасында. Әлеге ярышлар өч көн дәвамында республиканың төрле район-шәһәрләреннән килгән 12 команда арасында бик киеренке барды....
-
Юристлар бушлай ярдәм күрсәтә
22 июньдә Россия юристлары халыкка бушлай ярдәм күрсәтәләр. Бөек Ватан сугышы башланган Хәтер һәм кайгы көнен Россия юристлары ассоциациясе бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне дип игълан итте. Ассоциациянең Татарстан бүлекчәсе бу көнне "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан бүлекчәсе, Юстиция министрлыгы идарәсе, ТР Адвокатлар һәм Нотариаль палаталары белән берлектә республика халкына бушлай...
-
Бурычыңны түләмәсәң...
Алимент, салымнар, кредит, штрафлар, торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлары булган гражданнар чит илгә чыга алмыйлар. Кайберәүләр бурычы булса да, аны түләтүгә суд карары чыгарылмаган очракта, чит илгә ял итәргә барып була дип ялгышалар. Мәсәлән, сез - шәхси эшмәкәр. Салым органының салым түләүче милке исәбеннән салым буенча бурычын эзләп алу турындагы карары...
-
Абзардагы малыңны саныйлар
ТР Министрлар Кабинеты боерыгы нигезендә һәм Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы приказы белән авыл җирлекләрендә 2012-2016 елларга хуҗалык кенәгәләрен тутыру башланды. Шәхси хуҗалыктагы терлекләрнең баш саны йорт хуҗасы яки балигъ булган гаилә әгъзасы катнашында малларның баш санын исәпләгәннән соң хуҗалык кенәгәсенә язып куела. Терлекләрне маллар хуҗалык утарында булганда санаячаклар. Шәхси хуҗалыктагы...