Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Акча

Юристлар бушлай ярдәм күрсәтә

22 июньдә Россия юристлары халыкка бушлай ярдәм күрсәтәләр. Бөек Ватан сугышы башланган Хәтер һәм кайгы көнен Россия юристлары ассоциациясе бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне дип игълан итте. Ассоциациянең Татарстан бүлекчәсе бу көнне "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан бүлекчәсе, Юстиция министрлыгы идарәсе, ТР Адвокатлар һәм Нотариаль палаталары белән берлектә республика халкына бушлай...

22 июньдә Россия юристлары халыкка бушлай ярдәм күрсәтәләр.

Бөек Ватан сугышы башланган Хәтер һәм кайгы көнен Россия юристлары ассоциациясе бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне дип игълан итте. Ассоциациянең Татарстан бүлекчәсе бу көнне "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан бүлекчәсе, Юстиция министрлыгы идарәсе, ТР Адвокатлар һәм Нотариаль палаталары белән берлектә республика халкына бушлай юридик ярдәм күрсәтәләр. Татарстанда барлыгы 57 кабул итү бүлмәсе эшләячәк. Барлыгы 120дән артык юрист-консультант халыкны кабул итәргә әзерләнә.

Безнең районда да 22 июньдә өч юрист халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтәчәк:

адвокат Светлана Гыйльфанова 9-12 сәгатьләрдә район хакимиятенең 23нче кабинетында, тел. 89061235654;

нотариус Людмила Кузикова 9-17 сәгатьләрдә К. Маркс урамындагы 16нчы йорттагы офисында, тел. 22912;

нотариус Крестина Берестова 13-17 сәгатьләрдә К. Маркс урамындагы 24нче йорттагы офисында (тел. 25066) район халкын кабул итәчәкләр.

Юристларга сорауларыгыз булса, бушлай юридик ярдәм күрсәтү көнендә файдаланып калыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев