Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Бу шимбәдә Әгерҗедә узачак Бал бәйрәме программасы

12 августта ипподромда беренче тапкыр республикакүләм Бал бәйрәме - "Пчелино" экофестивеле уза. Программада: 10 сәгатьтә - ат чабышы. 12 сәгатьтә - бәйрәмне ачу тантанасы. 13 сәгатьтә - республика яшьләр командалары арасында спорт ярышлары. 14.30 сәгатьтә - умартачылар арасында осталык бәйгесе. 16 сәгатьтә - бәйрәмне ябу тантанасы, бүләкләүләр. Экофестивальдә күптөрле мәйданчыклар...

12 августта ипподромда беренче тапкыр республикакүләм Бал бәйрәме - "Пчелино" экофестивеле уза.

Программада:

10 сәгатьтә - ат чабышы.

12 сәгатьтә - бәйрәмне ачу тантанасы.

13 сәгатьтә - республика яшьләр командалары арасында спорт ярышлары.

14.30 сәгатьтә - умартачылар арасында осталык бәйгесе.

16 сәгатьтә - бәйрәмне ябу тантанасы, бүләкләүләр.

Экофестивальдә күптөрле мәйданчыклар эшли. Биредә төрледән-төрле бал һәм бал продуктлары, чәкчәк, кул эшләнмәләре һәм башка әйберләр сатып алырга да мөмкин булачак.

Бәйрәмгә татар эстрадасы йолдызлары Салават Миңнеханов һәм Гүзәлемнең килүе көтелә. Экофестивальдә Татарстаннан, күрше Удмуртиядән умартачылар, кул эшләре осталары катнаша. Мондый зур бәйрәмне сез дә күрми калмагыз, хөрмәтле райондашларыбыз. Бик матур һәм онытылмас мизгелләргә бай булачак Бал бәйрәме.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев