Быел Әгерҗе районының кайбер авылларына “акыллы“ счетчиклар куела
Быел счетчикларның күп өлеше подстанцияләрдә һәм Әгерҗедә куелды. Киләсе елга Иске Эсләк, Кадыбаш, Девятерня авылларында яшәүчеләр дә әлеге счетчиклардан файдалана башлыйлар.
Район электр челтәренең быелгы эш планында районда “акыллы“ счетчиклар урнаштыруны дәвам итү дә бар.
- Әлеге счетчиклар турында күп кенә райондашларның ишеткәне дә юктыр әле, бәлки. Татарстанда “пилот“ программасы нигезендә узган елдан башлап берничә районда шәхси йортларга электр энергиясен исәпкә алучы “акыллы“ счетчиклар куела башлады. Әлеге районнар исемлегендә Әгерҗе дә бар иде. Безнең оешма энергетиклары тарафыннан узган ел районда 1300 исәпләү счетчигы алыштырылды инде, – ди район электр челтәре җитәкчесе Айрат Гыйльманов.
Аның өстенлеге нәрсәдә соң? Беренчедән, әлеге счетчиклар интернетка тоташтырыла. Икенчедән, түләүләрне билгеләү аңлаешлы һәм “үтә күренмәле“ була. Счетчиктагы күрсәткечләр автомат рәвештә район электр челтәренең төп офисына барып ирешә. Өченчедән, “акыллы“ счетчик хуҗаларына сайт яки смартфон кушымталары аша кайбер мәгълүматларны карау мөмкинлеге дә тудырыла.
- Мондый счетчиклар куелу безнең оешма хезмәткәрләре өчен дә отышлы. Диспетчерлар аварияләр, законсыз кушылулар турындагы мәгълүматны санаулы секундлар эчендә кабул итәләр, шулай ук сыйфат күрсәткечләрен дә язып бара алалар, – ди җитәкче.
Счетчиклар бушлай алыштырыла. Алар өй янына урнаштырыла. Шуны да искәртәсе килә: счетчикларны алыштыру буенча эш алып барылганда райондашлар мошенниклар “кармагына“ эләгүдән сак булсыннар иде.
- Әлеге эшне бары район электр элемтәсе энергетиклары гына башкара. Һәм тагын бер кат кабатлап әйтәм, әлеге хезмәт – бушлай, – ди Айрат Рифкатович.
Узган ел счетчикларның күп өлеше подстанцияләрдә һәм Әгерҗедә куелды. Киләсе елга Иске Эсләк, Кадыбаш, Девятерня авылларында яшәүчеләр дә әлеге счетчиклардан файдалана башлыйлар. Энергетиклар аның белән эшләү тәртибе, нечкәлекләре белән йорт хуҗаларын таныштыралар. Куллану вакыты чыккач та счетчиклар алыштыру шәхси йорт хуҗаларына түгел, электр челтәре оешмасына йөкләнә.
Әлеге счетчикларны урнаштыруны районда 2021 елда төгәлләү күздә тотыла. Бу эш график нигезендә башкарыла.
Фото gazeta.rosseti.ru сайтыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев