Район тормышы

“Әгерҗе хәбәрләре“ газетасы хезмәткәрләре агач утырту акциясенә кушылды

Бүген "Әгерҗе хәбәрләре" район газетасы хезмәткәрләре, "Урман утырту атналыгы" акциясенә кушылып, Җиңү скверына нарат, миләш, спирея үсентеләре утырттылар. - Узган ел да скверны яшелләндерүдә катнашкан идек. Ул үсентеләр матур гына күтәрелеп киләләр. Боларын да тәрбияләп торачакбыз, - диде баш мөхәррир Дания Абзалиева. - Җиңү скверы район газетасы редакциясе урнашкан бина...

Бүген "Әгерҗе хәбәрләре" район газетасы хезмәткәрләре, "Урман утырту атналыгы" акциясенә кушылып, Җиңү скверына нарат, миләш, спирея үсентеләре утырттылар.

- Узган ел да скверны яшелләндерүдә катнашкан идек. Ул үсентеләр матур гына күтәрелеп киләләр. Боларын да тәрбияләп торачакбыз, - диде баш мөхәррир Дания Абзалиева.

- Җиңү скверы район газетасы редакциясе урнашкан бина каршында гына. Шуңа күрә без аларның үсүен кайгыртырга тиеш. Киләчәк буынга "менә бу без утырткан агачлар" дип горурланып сөйләрлек булсын, - диделәр газета хезмәткәрләре.

Гомумән, "Агач утырту атналыгы"нда Әгерҗедә бер мең төп агач утырту күздә тотыла.

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев