“Әгерҗе хәбәрләре“ газетасы редакциясе хезмәткәрләре хат ташучыларны хөрмәтләде
Язның беренче көнендә "Әгерҗе хәбәрләре" район газетасы хезмәткәрләре почта элемтәсе бүлекчәләре хат ташучыларын хөрмәтләделәр. Баш мөхәррир Дания Абзалиева 2018 елның беренче яртыеллыгына "Әгерҗе хәбәрләре"нә яздыруны арттырган 18 почта элемтәсе бүлекчәсенә Рәхмәт хатлары, аларның җитәкчеләре һәм хат ташучыларга истәлек бүләкләре тапшырды. Матбугат басмаларына язылу чорында сезнең белән аеруча тыгыз эшлибез. Аңлашып,...
Язның беренче көнендә "Әгерҗе хәбәрләре" район газетасы хезмәткәрләре почта элемтәсе бүлекчәләре хат ташучыларын хөрмәтләделәр.
Баш мөхәррир Дания Абзалиева 2018 елның беренче яртыеллыгына "Әгерҗе хәбәрләре"нә яздыруны арттырган 18 почта элемтәсе бүлекчәсенә Рәхмәт хатлары, аларның җитәкчеләре һәм хат ташучыларга истәлек бүләкләре тапшырды.
- Матбугат басмаларына язылу чорында сезнең белән аеруча тыгыз эшлибез. Аңлашып, кулга-кул тотынып эшләүнең нәтиҗәсе дә матур: алдагы еллардагы кебек быел да без "Әгерҗе хәбәрләре ("Агрызские вести") газетасына яздыру буенча планны үтәдек. Бу яртыеллыкта 4500гә якын гаиләдә район газетасын алалар, - дип Дания Зәңгир кызы хат ташучыларга олы рәхмәтен җиткерде һәм эшләрендә уңышлар теләде.
Бу көнне шулай ук район почта элемтәсе бүлеге начальнигы Светлана Николаева һәм әбунә өчен җаваплы белгеч Мөнирә Рахмаевага да "Әгерҗе хәбәрләре"нең Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев