Әгерҗе район башлыгы сөтнең бәясен киметмәскә дигән бурыч куйды
Район башлыгы Валерий Макаров шәхси хуҗалыклардан җыела торган сөтнең бер килограммы өчен түләнә торган бәя унсигез сумнан да ким булмаска тиеш дигән катгый таләп куйды. Узган атнада ТР Премьер-министры урынбасары - республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, республиканың сөт җитештерү һәм эшкәртү предприятиеләре җитәкчеләре белән берлектә эшлекле киңәшмә...
Район башлыгы Валерий Макаров шәхси хуҗалыклардан җыела торган сөтнең бер килограммы өчен түләнә торган бәя унсигез сумнан да ким булмаска тиеш дигән катгый таләп куйды.
Узган атнада ТР Премьер-министры урынбасары - республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, республиканың сөт җитештерү һәм эшкәртү предприятиеләре җитәкчеләре белән берлектә эшлекле киңәшмә уздырып, алар алдына да шушы бурычны куйган иде. Ягъни ахыр чиктә халыкка сөт өчен түләнә торган бәя унсигез сумнан да ким булырга тиеш түгел.
- Артыгын түләргә ярый. Әмма кимрәк түләүгә юл куймаячакбыз. Әгәр сөт җыючылар май ае өчен халыкка шуннан да кимрәк бәя белән исәп-хисап ясарга өлгергәннәр икән, димәк, алар аерманы компенсация итеп түләргә бурычлы, - дип белдерде Валерий Макаров авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллин һәм Әгерҗедә сөт җыю белән шөгыльләнүче "Элис" ширкәте (элеккеге "Әгерҗе сөт комбинаты") директоры Константин Рябов белән берлектә узган эшлекле әңгәмә барышында. - Авылда күп кенә хуҗалыкларның керемен нәкъ менә сөттән кергән акча тәшкил итә. Кибеттәге сөт бәясе халыктан җыела торган бәягә караганда бермә-бер артык булганда, бер килограмм сөт өчен унсигез сумнан да кимрәк түләү - терлек асраучының хезмәтенә хөрмәтсезлек күрсәтү ул. Безнең болай эшләргә хакыбыз юк. Моны һәр сөт җыючы исендә тотарга һәм безнең таләпне үтәргә бурычлы.
Безнең районда сөт җыю белән шөгыльләнүче эшмәкәрләргә әлеге катгый таләпне үтәү өчен 15 июньгә кадәр вакыт бирелде. Шул вакытка кадәр алар май ае өчен югарыда күрсәтелгән бәя белән исәп-хисап ясарга тиеш. Кимрәк түләгәннәр исә компенсация бирергә бурычлы.
- Бер кило сөт өчен унсигез сумнан түләү май, июнь, июль айларында гамәлдә булачак. Алга таба сөткә бәяне билгеләү буенча тагын эшлекле сөйләшүләр алып барачакбыз, - ди Дилүс Гатауллин.
Яшерен-батырын түгел, безнең районда сөт җыю белән шөгыльләнүчеләр халыкка бәяне төрлечә түлиләр: кемдер - күбрәк, кемдер - азрак.
Константин Рябовның:
- Безнең "Элис" ширкәте халыктан сөтне турыдан-туры җыярга һәм сөтнең килограммы өчен унсигез сумнан да ким булмаган бәядән түләргә әзер, - дип белдерүе аларны уйланырга, тиешле нәтиҗә ясарга этәрер дип ышанабыз.
Белешмә:
Әгерҗе районында халыктан сөт җыю белән җиде эшмәкәр шөгыльләнә. Алар көн саен шәхси хуҗалыклардан 8 тонна сөт җыялар.
Дания АБЗАЛИЕВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев