Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Әгерҗе район Советының йомгаклау утырышы узды

Бүген Әгерҗе муниципаль район Советының XXXV утырышы узды. Аның эшендә ТР премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин катнаштылар.

Утырыш башланганчы, кунаклар район Мәдәният сарае фойесында әзерләнгән күргәзмә белән таныштылар.  Биредә “Әгерҗе ит комбинаты”, район кулланучылар җәмгыяте, “Агрофирма-Әгерҗе” һәм “Нәүрүз” кебек эре предприятиеләр белән беррәттән кече эшмәкәрлек вәкилләре дә үз продукцияләрен тәкъдим иттеләр.

Район башлыгы Валерий Макаров 2018 елдагы социаль-икътисади үсешкә йомгак ясап, төп күрсәткечләргә тукталды. Әлеге күрсәткечләр авыл хуҗалыгы, кулланучылар базары,  эшмәкәрлек, төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык, сәламәтлек саклау, мәгариф,спорт, халыкны социаль яклау,  мәдәният кебек мөһим юнәлешләрне үз эченә алды.

Әгерҗе тимер юл узелының эшчәнлеге белән тимер юл станциясе начальнигы Айрат Заляутдинов таныштырды. Район кулланучылар җәмгыяте идарәсе рәисе Ирек Заһретдинов үз чыгышында райпо эшчәнлегенә тукталды.  

Сессия бер төркем райондашларыбызга төрле дәрәҗәдәге бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев