Уртак эшнең башлангычы
Әгерҗе районы башлыгы Азат Вәлиев велосипедта шәһәр урамнары буйлап эшлекле сәфәр кылды. Кечкенә велосәяхәттә шулай ук шәһәрнең актив яшьләре, волонтерлар һәм «Авангард» яшьләр үзәге хезмәткәрләре катнашты.
Эшлекле очрашуга старт шәһәр үзәгендә Мәдәният сарае янында бирелде. Аннары катнашучылар халык арасында «Икенче шарлавык» дип аталучы урынга юнәлделәр. Монда активистлар ял зонасы оештырырга тәкъдим итте.
- Мин моннан ерак түгел яшим һәм җәй көне бу сулыкта бик күп бала коенуын беләм. Машиналарда да гаиләләре белән ял итәргә киләләр, - ди яшьләр үзәге методисты Марина Михеева. - Урын үзеннән-үзе бик матур. Пляжны төзекләндерсәләр, бик шәп булыр иде.
Район башлыгы тәкъдим ителгән перспективага бәя бирде һәм якын киләчәктә шәһәр халкының күпләп ял итүе өчен шартлар тудырырга мөмкин булачагына зур ихтималлык барлыгын билгеләп үтте. Киләсе локация вокзал янындагы мәйданда булды. Баксаң, монда вакыт-вакыт ут булмый икән, шулай ук шыгрым тулган чүп савытлары белән проблема да бар. Бу мәсьәләләрне хезмәт күрсәтүче оешмалар белән бергәләп хәл итәргә булдылар.
Билгеләнгән маршрутны истә тотып, катнашучылар элеккеге Ленин паркына юнәлделәр. Активистларның күбесе монда парк булдыру идеясен: асфальт юл ясау, эскәмияләр, фонарьлар һәм чүп савытлары кую, шулай ук территорияне яшелләндерү идеясен хуплады. Яшьләр сәясәте бүлеге башлыгы Татьяна Сергеева Ленин паркын төзекләндерү мәсьәләсе шәһәрнең түбәнге өлешендә яшәүчеләр арасында шактый актуаль булуын билгеләп үтте. "Орешник"ка барып җитү шактый ерак, тимер юл күпере аша яки БАМ күпере аша узарга кирәк. Ни дисәң дә, коляскалы әниләр өчен бу зур уңайсызлыклар тудыра.
Сүз уңаеннан, шушында ук Казанская урамындагы күпердә пандуслар урнаштыру һәм БАМ күперендә нинди дә булса киртәләр булдыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар (яңгырлы көннәрдә биредә җәяүлеләрне күпердә хәрәкәт итүче машиналар чәчрәтеп китә). Эшлекле велосәяхәт барышында «Авангард» яшьләр үзәге директоры Марсель Шахмин урамнарны төзекләндерү буенча идеяләре белән уртаклашты, шәһәр учреждениеләре төзелеше тарихын сөйләде, көнүзәк мәсьәләләргә карата үз фикерен белдерде. Ахыргы тукталышы "Орешник" ял зонасы булды. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, күптән түгел монда скейтборд өчен мәйданчыкны төзекләндерү тәмамланды. Яңа мәйданчыкка яшьләр арасында ихтыяҗ зур. Монда йөрергә хәтта Ижаудан да балалар килә.
«Орешник»та катнашучылар формаль булмаган шартларда, чәй өстәле артында Әгерҗене яхшырту һәм үстерү идеяләре турында сөйләделәр. Төрле тәкъдимнәр әйтелде. Алар арасында 1 нче гимназия янындагы парковканы киңәйтү, К.Маркс урамында (БАМ күпереннән соң) җәмәгать транспорты туктатылыш төзекләндерү, сыйфатлы интернет челтәрен шәхси секторга үткәрү, шахмат турниры уздыру һ.б. Кайбер урамнарда яктырту булмау турында да фикер алыштылар.
- Мондый форматтагы бүгенге очрашу шәһәр яшьләре белән дә, халыкны борчыган мәсьәләләр белән дә яхшырак танышу булды. Тәкъдим ителгән барлык идеяләр дә игътибарга алыначак, ә әйтелгән проблемалар якын арада хәл ителәчәк. Уйлавымча, бу безнең төрле юнәлешләрдәге уртак эшебезнең бик яхшы башлангычы, - диде ахырда Азат Рөстәм улы.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев