Биредә 86 яшьлек Әнисә Хуҗина һәм 51 яшьлек Фәнис Гыйльметдинов гомер кичерәләр.
Бердәм сайлау көнендә 497нче сайлау участогы комиссиясе Чәчкә авылында яшәүче сайлаучылар янына килде.
- Һәр сайлауда безне Әнисә апа белән Фәнис көтеп алалар, – диде комиссия әгъзасы Анатолий Николаев.
Алар гомер буе биредә яшәгәннәр. Күп кенә авылдашлары, шәһәрне сайлап, төрлесе-төрле якка таралышсалар да, туган якларын чиксез яраткан Әнисә апа белән Фәнис туган нигезләрен ташлап китмәгәннәр. Бүгенге көнгә кадәр бер-берсенә ярдәм итеп гомер кичерәләр. Яңалыкларны телевизордан ишетәләр, радио тыңлыйлар. Авылга кадәр асфальт юл килүенә сөенәләр. Кыш көне юлны кардан чистартып торулары да – олы бәхет, диләр. Һәр сишәмбе райпоның автолавкасы бөтен кирәк-ярак, азык-төлекне китерә икән. Авыл җирлеге Советы хезмәткәрләре дә чәчкәлеләрне онытмыйлар, һәрвакыт хәлләрен белеп, булышу ягын карыйлар диа сөйләделәр.
- Тормышыбыз зарланырлык түгел. Без әле кечкенә авылыбызны игътибарсыз калдырмаганнары өчен сөенеп яшибез, диделәр алар.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев