Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Әгерҗе районы Яңавыл егетләре сайлау участогына солдат формасыннан килделәр

Биш егет тә җәй көне армия сафларыннан кайтканнар.

Бүген Бердәм сайлау көнендә Әгерҗе районы Яңавыл Мәдәният йортында урнашкан 485нче сайлау участогы комиссия әгъзалары берьюлы биш яшь егетне каршы алдылар. Күптән түгел Ватан алдындагы изге бурычларын үтәп кайткан 20 яшьлек бу егетләр мөһим вакыйгага солдат киемнәреннән килделәр.

  • Армиядә хезмәт иткән чаклар әле кичә генә кебек. Мине узган ел иң беренче булып озаттылар, туган якларга да иң беренче булып кайттым. Дусларым, сыйныфташларымның һәрберсен солдат киеменнән каршы алдым. Хәзер дә бәйрәмнәрдә бергә җыелганда формаларны кияргә тырышабыз, армия хәлләрен искә төшерәбез, – ди Ранис Муллахмәтов.

Ул Кировта росгвардия гаскәрләрендә хезмәт иткән. Сыйныфташы Данис Ханнанов – Алтай краенда мотоукчылар, дусты Данил Харисов Мәскәү өлкәсендә ракета гаскәрләрендә төп бурычларын үтәгәннәр. Узган ел алар белән бер чакырылышта армия сафларына алынган игезәк егетләр Руфат–Рифат Вилдановларга да Данил кебек Мәскәү өлкәсендә хезмәт итү бәхете елмайган. Әмма частьлары гына төрле булган. Игезәкләр инженер гаскәрләренә эләккәннәр. Бер-берсенә ике тамчы су кебек охшаган Вилдановларны армиядә бик еш кына бутаганнар.

  • Хезмәт итүнең беренче айларында кайсыбызның кем икәнен бөтенләй аера алмыйлар иде, – диделәр егетләр.
  • Армиядә чакта безне бер-беребездән йөзләгән чакрымнар аерса да, дуслыкка тап төшермәдек. Һәр атнаны телефоннан шалтыратып сөйләшә идек. Дуслыкның кадерен без туган якта читтә тагын да ныграк аңладык, – ди Данил.

Бүген инде егетләр төрлесе-төрле шәһәрләрдә эшлиләр. Ранис әлегә авылда – Яңавылның сөтчелек мегафермасында хезмәт куя. Тиздән ул да шәһәргә китәм, ди.

  • Әмма без кайда гына булсак та, авылга эзне суытмаячакбыз. Әби-бабайларыбыз, әти-әниләребез биредә гомер кичерәләр. Без уйнап-үскән авылыбызны ничек онытыйк?! Алай гына да түгел без, “Шатлык“ бию төркемендә шөгыльләнеп, Мәдәният йорты сәхнәсен тоткан егетләр дә әле. Сабантуйларда көрәшеп җиңү яулаган батырлар да без. Шуңа күрә авылыбызның киләчәген тагын да якты итеп күрәсе килә, – диделәр егетләр.

Сайлауга килүләренең төп сәбәбе итеп тә алар Яңавылны төзек, матур итеп күрәсе килүләрен атадылар. Шулай ук яшьләр өчен торак алуда уңай шартлар, лаеклы хезмәт хакы булсын иде дигән теләкләрен дә җиткерделәр.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев