Катнашырга чакырабыз
8 сентябрьдә Тирсә мәдәният йортында «Кече хуҗалыкларны үстерүнең практик тәҗрибәсе» темасына зур семинар узачак. Чара 10.00 сәгатьтә башлана. Бу хакта Әгерҗе районының ВКонтактедагы рәсми битендә хәбәр ителә.
Үз җитештерүен башлап җибәрергә яисә киңәйтергә, үз авыл хуҗалыгы бизнесын үстерергә теләгән һәркемне авыл җирлекләре, КФХ, шәхси ярдәмче хуҗалыклар башлыклары белән тәҗрибә уртаклашырга чакырабыз.
Сезнең өчен сарымсак, вика һәм рапс үстерү буенча, аквокультура һәм умартачылык, ат үрчетү, сарык-кәҗә үрчетү буенча лидер булган якташларыбызның чыгышлары тәкъдим ителәчәк, шулай ук Татарстанның әйдәп баручы кооперативлары белгечләре грант алу инструментлары турында сөйләячәкләр һәм аудитория сорауларына җавап бирәчәкләр.
Семинар барышында Әгерҗе районында грант алучыларның яңа объектларын ачу планлаштырыла.
Бизнес башлап җибәрергә теләүчеләр өчен бу бик яхшы мөмкинлек. Семинарда катнашу һәм тулы мәгълүмат алу өчен 2-24-04 телефоны буенча шалтыратыгыз.
16+
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев