Әгерҗе районында хәйрия ярдәме җыю оештырылды
Район тормышы

Әгерҗе районында хәйрия ярдәме җыю оештырылды

Дүрт пункт эшли

Әгерҗе районында кулланылган әйберләр һәм башка хәйрия ярдәме җыю оештырылды.

Әйберләр кабул итү пунктлары:

1. Әгерҗе ш., Карл Маркс ур., 11а, т. 2-25-58

пункт санитар эшкәртүне таләп итми торган этикеткасы булган кулланылмаган әйберләрне кабул итү өчен оештырылган.

2. Әгерҗе шәһәренең "Нур" мәчете Сәетов ур., 2, Тел. 2-48-38

пункт яхшы хәлдә, чиста, ремонт таләп итми торган әйберләр җыю өчен оештырылган.

3. Әгерҗе ш., Карл Маркс ур., 86, т. 2-23-43

пункт яхшы хәлдә, чиста, ремонт таләп итми торган әйберләр җыю өчен оештырылган.

4. Красный Бор авылы, Яшьләр ур., 1, Т. 3-92-00

яңа балалар әйберләре, сертификацияләнгән уенчыклар гына кабул ителә.

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев