Әгерҗе районында сәгать уникегә барлык сайлаучыларның 66,2 проценты тавыш бирде
Бүген – Бердәм тавыш бирү көнендә көндезге сәгать уникегә Әгерҗе районында барлык сайлаучыларның 16358е участокларга килде.
Райондагы 49 сайлау участогы да гадәти режимда эшли. Алар сайлаучыларны кичке сәгать 8гә кадәр кабул итәләр. Районда барлыгы 24677 сайлаучы тавыш бирергә тиеш. Сәгать 12гә аларның 16358е үз тавышын бирде.
Барлык участок сайлау комиссияләрендә дә сайлаучыларга маска, перчатка, ручкалар бирелә. Тавыш бирүчеләрнең тән температуралары үлчәнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев