Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Әгерҗе урманнарында учак ягучылар штрафка тартыла

25 апрельдән 15 майга кадәр республикада янгынга каршы махсус көчәйтелгән режим кертелә. Узган атнада ук урманчылар тарафыннан яшел байлыгыбызны саклау буенча зур эшләргә старт бирелде. Урман тирәләрен кипкән үләннәрдән чистарту, янгынга каршы минераллаштырылган полоса булдыру һәм башка эшләрне башкару - көнүзәк мәсьәлә. Район территориясендәге урман буйларында бу эшләрне үтәү "Урман+",...

25 апрельдән 15 майга кадәр республикада янгынга каршы махсус көчәйтелгән режим кертелә.

Узган атнада ук урманчылар тарафыннан яшел байлыгыбызны саклау буенча зур эшләргә старт бирелде. Урман тирәләрен кипкән үләннәрдән чистарту, янгынга каршы минераллаштырылган полоса булдыру һәм башка эшләрне башкару - көнүзәк мәсьәлә. Район территориясендәге урман буйларында бу эшләрне үтәү "Урман+", "МТМ" ширкәтләре һәм Кондызлыдагы янгын-химия станциясенә йөкләнгән.

Исегездә тотыгыз: янгын куркынычсызлыгы сезонында урманнарда тыела:

учак ягу, чүп яндыру,

тәмәке тарту, җиргә төпчек, шырпы ташлау,

чүп, пыяла ватыклары, кәгазь, ягулык-майлау материалы сеңгән чүпрәк ташлап калдыру,

коралдан ату, пиротехника куллану.

Урманчылар полиция хезмәткәрләре белән берлектә даими рәвештә рейдлар үткәрәчәк. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозучылар административ җаваплылыкка тартыла. Ә штрафлар түбәндәгечә:

гражданнарга - 1,5-3 мең сум,

җаваплы затларга - 10-20 мең сум,

юридик затларга - 50-200 мең сум.

Янгынга каршы режим көчәйтелгән чорда бу штрафлар ике тапкырга арта.

Андрей МУРЗАНАЕВ,

Әгерҗе урманчылыгы инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев